Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миннезия Габделхакова: “Тәрбиягә алынган балаларга тормыш матурлыгын, ярату бүләк иткәннәргә без рәхмәтле”

Тәрбиягә бала алу ата-анадан җаваплылык, сабырлык, түземлек сорый торган гамәл, ә моны бөтен кеше дә башкара алмый.

Күпме генә хезмәт хакы түләсәләр дә, бала яратуны, бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый. Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учактыр ул. Биләүдә яткан нарасыйдан алып, буй җиткән егет кызлар да яратуга, назга мохтаҗ. Тәрбиягә алынган балаларга тормыш матурлыгын, ярату бүләк иткән әти-әниләребезгә, апа, абыйларыбызга без бик рәхмәтлебез.
Районда 37 гаиләдә тәрбиягә алынган 52 бала үсә. Шуларның 13 башка районнардан алынган балалар, 21 гаиләдә уллыкка алынган 25 бала тәрбияләнә.

Тәрбиягә бала алган гаиләләргә түләүләр

Баланы тәрбиягә алгач бер мәртәбә генә бирелә торган пособие куләме 18886сум 32 тиен.
Мәктәпкәчә яшькә кадәрге баланы тәрбияләүгә 9357,0 сум күләмендә, мәктәп яшендәге баланы трбияләүгә 10790,0 сум күләмендә пособие түләнелә.
Балага юлда бушка йөрү өчен субсидия бирелә. Бүгенгесе көндә аның күләме 320,0 сум.
Алда әйтеп үткән пособиелар һәм субсидиянең куләме ел саен индексацияләнә.
Татарстан Республикасында тәрбиягә бала алган гаиләләргә (приемная семья) ай саен 3000сум күләмендә акчалата түләү каралган.
Тәрбиягә алынган 3 яше тулмаган балага яки инвалид балага, 30 % күләмендә өстәмә туләү каралган.
Педагогик яки медицина белемле тәрбиягә бала алган ата –аналарга Федераль законда билгеләнгән иң түбән хезмәт хакының 50 % күләмендә өстәмә туләү каралган.
Тәрбиягә бала алган ата –аналарның теләге буенча биреләсе акчалата пособие атасына яки анасына гына, яки ата-аналарның икесенә дә узләре билгеләгән пропорциядә бирелергә мөмкин.
Ата – аналар тарафыннан узара килешкән акчалата ярдәм, тәрбиягә бала алган гаиләгә баланы тапшыру шартнамәсенә язылып куела (Татарстан Республикасы Гаилә кодексы, 146 маддә).
Ата –ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ташламалар:
• Югары һәм махсус урта белем бирү йортларына укырга кергәндә ( бушлай 1 – югары белем, 2 махсус урта белем алырга);
• Суворов училищесына һәм кадет мәктәбенә кабул иткәндә;
• Югары һәм һөнәри уку йортларына укырга кергәндә әзерлек курсларына йөрү бушлай (18.12.2004, “ Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” ТР Законы № 63 – ЗРТ).
Югары һәм урта һөнәри белем бирүче дәүләт һәм муниципаль уку йортларында белем алучы ата–ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тулысынча дәүләт тарафыннан тәэмин ителәләр, шулай ук аларга түбәндәге социаль ярдәм бирелә:
• белем биру йортларында билгеләнгән стипендия күләменнән 50 % тан да ким булмаган айлык стипендия;
• өч стипендия күләмендә уку - язу әсбаплары, дәреслекләр булдыру өчен еллык акчалата ярдәм;
• өс һәм аяк киемнәре, йомшак инвентарь һәм җиһазлар, шулай ук уку йортын тәмамлаганда бер мәртәбә бирелә торган акчалата ярдәм белән тәэмин итү каралган.
Тәрбиягә бала алган ата –аналарның берсенә инвалид бала (балаларны) карау өчен, язма гариза нигезендә, айга 4 өстәмә түләү ял көне бирелә; аларның дүртесен дә ата-аналарның берсе яки, көннәрне уз теләкләре белән узара бүлешеп, икесе дә файдалана алалар. Һәр өстәмә ял көне өчен түләү Федераль Закон белән билгеләнгән күләмдә һәм тәртиптә башкарыла.
Тәрбиягә бирелгән балага, торак законнарына туры китереп ( 24 кв.м. ким булмаган 33 кв.м. артмаган), яшәү урыны бирелә.
Бала алырга килүчеләргә бөтенесен аңлатырга тырышабыз. Казанның Киров районындагы балалар йортында шимбә-якшәмбе коннәрендә утә торган (“Школа приемных- семей”) уку сәгатьләрендә бик җентекләп барысы турында да ойрәтелә.
Бүгенге көндә безнең төп бурыч, баланың уз гаиләсендә тәрбияләнүен саклап калу. Эчкече әти-әниләрне мәҗбүри дәвалануга җибәрәбез, эш урыннары тәкъдим ителә. Кат-кат чаралар күреп, файдасы булмаганнарны суд карары нигезендә әти-әни хокукларыннан айга азат итү яисә әти – әни хокукларыннан мәхрүм итү чарасы кулланыла. Соңгы елларда районда әниләр арасында эчкечелек киң таралды. Шул сәбәпле, өчәр-дүртәр баласыннан мәхрүм ителгән әниләр бар. Алар белән балаларына алимент түлэттерү өстендә эш алып барыла.Алименттан качып йөрүчеләр арасында төрмэ – колонияләрдә булучылар саны да артып тора.

Әти-әнисез калган балаларны үз куенына алучы гаиләләр булса, бу балаларыбызны балалар йортларына жибәрүдән котылып торыр идек. Ятим, караучысыз калган баланы гаиләгә алу, әти-әниле итү теләге зур булган, киң күңелле, бала җанлы, батыр йөрәкле әти-әниләребезне опека булегендә котеп калабыз.

Миннезия Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт яусын! Бала-чага эчен кунел жылысы, ярдэм кулы сузып кайгыртып яшэвегез эчен....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт!

      Теги: бала