“Миннән дә артык яратты”
Ул көнне Иске Салавыч авылында Галимулла абзый йортында каз өмәсе гөрли. Эш тәмамланып, дуслары янына кич чыгып киткән Мәүлиха шул кичтә тормышын үзгәртер зур вакыйга буласын әле белми дә....
Салавычның иң чибәр, уңган кызларының берсе булган Мәүлиха апаны Рашит абый тәүге тапкыр аулак өйдә очрата. Шул очрашу аларны гомерлеккә бәйли. Егет-кыз булып очраша башлаганда гына Рашит абый Казанга ФЗӨгә укырга китеп бара, анда ташчы һөнәрен үзләштерә, шәһәрдә төзелештә эшли, ә аннан соң 1950-1954 елларда Ерак Көнчыгышта Тын океан флотында хезмәт итә. Шатланып, 4 ел үтте дип, туган йорт нигезенә аяк баскан Рашит абый әтисе Нотфулланың өчесен укыткан җеназа ашына кайтып керә. Бу авыр кайгыны йөрәге ничек күтәргәндер егетнең?!. Берара ышанмый тора ул...
Тормыш мәшәкатьләре белән көн артыннан көн үтә. Гаиләне туендыру, әнисенә таяныч, бертуганнарына терәк булу өчен колхозга эшкә керә, механизатор белгечлеген үзләштерә. Алган белемнәре һәрчак тормыш юлдашы була Рашит абыйның, кая барса да югалып калмый ул. Комбайнга да утыра, үзлегеннән итек басарга да өйрәнә, ташчы булгач, авылдашларына, хәтта күрше-тирә авылларга мич чыгарырга да йөри.
Мәүлиха апа белән алар көзен кавышалар. Ишле гаиләдә үскән егет гаилә корган беренче көннәреннән үк тормышны үз кулына ала. Башка чыгарга була ул. Үзләре яңа йорт салып чыкканчы бер дустының кечкенә генә иске өйләрендә яшәп торалар алар. Шул йорттагы тормышны Мәүлиха апа әле дә бүгенгедәй күз алдыннан кичерә:
- Дүртпочмаклы, кечкенә генә, шактый тузган бура өй. Үзебез өй салабыз, эшчеләр бездә торып эшлиләр. Аларга ашау-эчү әзерләргә кирәк. Мич ягып, казанда пешерәм. Әле бит яңа туган олы кызыбыз Миләүшә дә бар, аны да карыйсы... Бәби карау бетмәс эш бит ул. Мең мәшәкать инде - бер уйласаң... Рашит комбайн белән колхозларда эшләп йөри. Эштән кайткач кич утырып, итек баса, я булмаса авылда берәрсенә мич чыгарырга китә. Инде үзебезнең өебез дә булып килә. Рашит язны көткәнче дип, салкын декабрь аенда, кар астыннан ком актарып, үзе мичен чыгарып, яңа йортка күчендек.
Мал-туарны ишәйтеп, чын авыл тормышы белән янып яши башлый яшь гаилә. Мәүлиха апа башта сөт җыю эшендә, ә аннан соң учетчица булып эшли. Ә Рашит абый районда "Госстрах" оешмасында инспектор булып эшкә керә. Шул елларда Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге алырга да өлгерә. Бер-бер артлы тагын ике кызлары - Кадрия белән Гөлнур, ә аннары атаның нәсел дәвамчылары булган 3 ир балалары - Рамил, Габделнур, Алмаз туа.
- Балалар үсеп, ишәя төшкәч, белем алу өчен Иске Салавыч мәктәбенә йөреп укый башладылар. Мин үзем мотоцикл белән иртән-иртүк эшкә чыгып китәм. Балалар торып укырга әзерләнеп калалар. Берсеннән-берсе кечкенә балаларның һәр көн саен яңгырлы, салкын яз-көзләрдә пычрак юллардан, күз ачмаслык көчле бураннарда җәяүләп йөрүләрен кызганып, юлсызлыкны һәм ара ераклыгын уйлап, мин Иске Салавычта янәдән дүрт казык кагып, яңа йорт салу эшенә керештем. 1958 елда ишле гаиләбез белән шунда күчендек...
Шул вакыт тормыш иптәшенең сүзләрен җөпләп, салмак кына Мәүлиха апа да кушыла:
- Бик яратты балаларны Рашит. Миннән дә артык яратты. Алар өчен өзелеп торды. Шуңа да һәр эшне әтиләре белән киңәшеп башкарырга, аның сүзеннән чыкмаска өйрәнделәр.
- Әйе, нинди авыр елларда да 6 балабызны да укытырга, югары белемле итәргә тырыштым. Бу минем зур сөенечем һәм горурлыгым!.. Алар өчен бик күп тырыштым, - ди Рашит абзый ихлас күңелдән.
Гаилә башлыгы үзе дә үрнәк әти, тырыш, максатчан була белә. Районда "Госстрах" бинасын үз куллары белән салып чыгып, гомерен шушы оешма үсешенә багышлаган мактаулы хезмәткәр дә, җитәкче дә ул. Рашит Нотфуллинның әлеге оешмада эшләгән 33 елының 25е җитәкчелек итү вазыйфасы белән бәйле. Рашит Нотфулла улы күп санлы Мактау таныклыларына, Рәхмәт хатларына, Татарстанның атказанган икътисадчысы исеменә һәм «Почет билгесе» орденына лаек була. Оешманың республика буенча еллык нәтиҗәләре өчен бирелә торган күчмә Кызыл Байрагының ничә еллар дәвамында Балтачта калуын әйтү генә дә коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсен күрсәтә.
Рашит абый тынгысыз җанлы, үткен фикерле, алдынгы карашлы һәм иң мөһиме - тәвәккәл булганга бер урында таптанып торуны яратмый. Шундый сыйфатларга ия булмаса, өченче тапкыр буш урынга казык кагып, өченче йорт салу эшенә керешер идеме икән?! Юктыр мөгаен... Бу юлы Балтачта Ибраһимов урамына яңа нигез кора ул. Монысы "Госстрах" ярдәме белән төзелде, ди Рашит абый. Нотфуллиннарның өч кыз, өч ул тәрбияләп үстергән, өч йорт салып чыккан гаилә булуы гына да ни тора!
Үткән елларга борылып караганда, алар - тормышның төбеннән күтәрелгән, үз куллары белән бәхетле киләчәк төзегән пар. Бу гаиләнең тормыш юлы бик күпләргә үрнәк булырлык. Алар үткән данлы хезмәт юлы, фидакарь тырышлык, районыбыз тарихына керткән өлешләре үзе үк мәртәбә. Юбилярлар районыбызның мөхтәрәм кешеләре. Аларның балалары да бүгенге көндә районыбызның җаваплы урыннарда хезмәт куялар.
Шушындый көчле рухлы, батыр йөрәкле Мәүлиха апа белән Рашит абый язмыш сынауларын да сабыр гына кичерә алдылар. Вакытсыз вафат булган төпчек уллары Алмазны югалту ачысыннан әле дә йөрәкләре сыкрый ата-ананың. Балаларының һәрчак янәшә булуы, кияү-киленнәренең эчкерсез кайгыртуы, оныкларның мәрхәмәтлелеге аларны кабаттан тормышка кайтаргандыр, мөгаен... Бүген алар 13 онык, 8 оныкчыкның кадерле әби-бабасы булып, тормышка шөкер итеп, гомер итәләр.
Тормыш баскычларын бергә үтеп, авыр минутларда бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, җан җылысы тоеп, 60 ел гомер итүче юбилярларыбызга исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер, иминлек теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев