Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев катнашындагы халык санын алу турындагы роликны карадыңмы?

Социаль челтәрләрдә Минтимер Шәймиев катнашындагы халык санын алу турындагы роликны ике атна эчендә миллионнан артык кеше караган.

29 октябрьдә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республика халкына һәм милләттәшләребезгә Бөтенроссия халык санын алуда катнашырга чакырды. Ике атна эчендә роликны барлык социаль челтәрләрдә - Instagram, Tik Tok, ВКонтакте, Сыйныфташлар (ОК) һәм башка мәйданчыкларда 1 290 000 кулланучы караган.

«Теләсә кайсы милләт кешесе өчен халык санын алуда катнашу - ул үзен һәм гражданлык позициясен белдерү мөмкинлеге. Телне, халыкны саклау күзлегеннән, бу, мөгаен, үзаңның иң ачык күрсәткече. Үземнән чыгып әйтәм: әгәр мин татар булып туганмын икән, үземне татар дип саныйм, чит фикерләргә бирелмичә, халык санын алуда кыю катнашам һәм эшемдә милли үзаңымны күрсәтәм. Кемдер, ниндидер үгет-нәсихәтләргә, агитациягә бирелеп башкача эшли икән, димәк, аның кем булып туган туган, шул кеше булу калу өчен ихтыяр көче җитми, ул ниндидер аңлаешсыз хәлләргә җайлаша. Халык санын алу - һәркемнең шәхси эше, намус эше. Әгәр кеше үз милләте турында ихлас кайгыртса, әлбәттә, бу аның көндәлек эшчәнлегендә дә, исәпкә алу кәгазендә дә чагылыш табачак», - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев мөрәҗәгатьтә.

 

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сюжет социаль челтәрләрдә киң һәм бертөсле хуплау реакциясе тудырды - роликны әлегәчә үзара актив рәвештә бер-берләренә җибәрәләр, ә лайкларның гомуми саны ике дистә меңнән артып китте.

Исегезгә төшерәбез, Халык санын алу тагын ике көн - 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россия Федерациясенең һәр гражданины өчен мөһим булган вакыйгада онлайн рәвештә, дәүләт хезмәтләре порталыннан, шулай ук традицион офлайн юл белән: исәпкә алу пунктында, КФҮдә яки өйдә катнашырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөтенроссия халык санын алу