Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев Татарстан Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү турында: «Безгә һава җитми иде»

Республиканың беренче Президенты Республика Көнен, Әфганстанда президентлык институтын һәм технологик алгарышны бәйрәм итү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

- 30 августта Татарстан Республика көнен билгеләп үтә. Сез ничек уйлыйсыз, бу бәйрәм ниндидер сәяси комплексны саклап калдымы яки бу гаиләсе белән булырга һәм ял итәргә мөмкин булган өстәмә ял көне генәме?

- Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү-бик җитди сәяси вакыйга. Без бу көнне һәр елны зур рухлану һәм горурлык хисе белән бәйрәм итәбез.

 

Бу республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү аркасында мөмкин булды. Башта декларацияне Россия 1990 елның 12 июнендә кабул итте, шул ук елны, 30 августта, Татарстан кабул итте. Нидән гыйбарәт башлангыч нокта? Ни өчен бу шулай булды? Чөнки без барыбыз да моңа мохтаҗ булдык һәм бу вакыйганы көттек. Без алга таба үсеш өчен сәяси яктан гына түгел, ә хуҗалык итүче субъектлар буларак та, үз ресурсларыннан файдалану һәм илнең башка төбәкләре (ул чакта Советлар Союзы) белән генә түгел, ә чит илләр белән дә элемтәләр урнаштыру өчен хокуксыз булдык. Гадәттә, безгә республикалар, крайлар һәм өлкәләрнең мөмкинлекләрен ачу өчен һава җитми иде.

Россия үзенең хокуксызлыгы, алга таба болай дәвам итә алмавы турында беренче булып белдерде. Татарстан икенче булды. Декларацияне кабул итү акланган адым булды. Башка юл юк иде.

Еллык тулай продукция күләме өч Балтыйк буе Республикасындагы кебек үк булган Татарстан, мөстәкыйль рәвештә нәрсә дә булса эшләргә хокукы юк иде диярлек. Әйтик, без, гомумсоюз фондына тәэмин итү күләмен арттырып үтәсәк тә, үз халкын туендырган эремчекнең майлылыгын билгеләргә хакыбыз юк иде. Мондый шартларда ничек эшләргә була иде? Һәм ничек кенә сөенмисең, бу хокукларны тормышка ашыру безнең вакытка туры килде. Без үзебезгә җаваплылык алдык. 30 августта, кич белән Декларация кабул иткәндә, мин Җыенда чыгыш ясадым һәм, бу мөһим тарихи адым ясап, үз өстебезгә республика тарихында берәүгә дә сынарга туры килмәгән җаваплылыкны алдык, дип әйттем.

Бу Татарстан халкын берләштерү факты да булды. Татарстан өчен бу көн-иҗади үсеш, дәүләтчелекне һәм абруен ныгыту өчен бик мөһим этап. Суверенитетны кабул итү - ул әле җитди җаваплылык та, әгәр без хокукларны киңәйтү турында сорадык һәм ирекле эшләү хокукын алдык. Шуңа күрә республикабызның күпмилләтле халкы ел саен бу көнне зур канәгатьләнү белән билгеләп үтә, без бу вакыйганың беренче еллардан бирле актив катнашучылары булып торабыз. Ул безнең тарихта ачык күренә.

Без һәрвакыт истә тотарга тиеш: без киләчәктә ничек үсәчәкбез - күбесенчә үзебездән тора. Бу безнең җаваплылык. Хәзер эшләргә һәм без нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтергә кирәк. Ярый, нәрсә килеп чыга.

- Бу бәйрәмне ничек билгеләп үтәсез? Сезнең традицияләр бармы?

- Мәрхүм тормыш иптәшем Сәкинә Шакир кызы мин аның янәшәсендә якшәмбе, бәйрәм көннәрендә булуымны һәрвакыт хыялланды. Яраткан хатын-кызның хыялы - күпмедер вакыт бергә булу. Ә бит иртәдән кичкә кадәр эштә, вазифасы шундый. Шуңа күрә Республика көне, рәсми чаралардан соң, күбрәк гаилә бәйрәменә әверелә иде. Йөрергәчыга идек, сөйләшеп, искә алып, ә искә алырлык әйберләр шактый иде. Быел бәйрәмне үзем яши торган, Боровое Матюшинодагы дачамда үткәрәчәкмен. Быел,ковид аркасында, мин күбрәк читтән торып эшлим.

Эш җибәрми. Сез беләсезме, соңгы елларда без Татарстан мирасын торгызу белән шөгыльләндек. Ун ел эчендә бу юнәлештә Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге, шулай ук Казан Кремле кебек борынгы шәһәрләрне торгыза алдык. Алар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Болгарны торгызу һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья экспертлары тарафыннан танылган универсаль хәзинә дип тану нәтиҗәсендә, киләсе елга республика Россия җирендә исламны ирекле кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итәчәк.

Күптән түгел без христиан дөньясында гына түгел, католиклар дөньясында укылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын кулланышка тапшырдык. Күптән түгел мин Казанда Изге Ана иконасының беренче соборы төзелгәч булган кызыклы фактны белдем, Казан керемнең 70%ы әлеге соборга килүче хаҗилардан кергән.

- Быел безнең республикада президентлык институтына 30 ел тулды. Аның формалашу процессында сез, ул шулай озак булаыр һәм Татарстанның двигателе дулыр дип өметләнднгнзме?

- Асылда, без СССРда һәм Россиядә башланган процесслар белән бардык. СССРның беренче президенты Михаил Горбачев булды. Аннары президентлык институты Россиядә гамәлгә куелды, беренче президент Борис Ельцин булды, ул хәлиткеч эш итте. СССР халык депутатлары съездында президент итеп сайланган Горбачевтан аермалы буларак, Ельцин бөтенхалык сайлауларына китте. Без республикада президент вазифасын да керттек. Бу эзлекле эш иде.

Президентлык институты үзен яхшы аклый. Хәер, бу бик зур җаваплылык, чөнки сиңа бөтенхалык вәкаләтләре бирәләр. Димәк, тагын да яхшырак эшләргә тырышасың. Һәр биш ел саен сайланасың. Моннан тыш, президент һәрвакыт күз алдында һәм барысы өчен дә җавап бирә. Кешеләр президентлык институтына сәяси яулап алу итеп карый.

- Без тәнкыйтьчеләргә, тирә-юньне карап, 30 ел суверенит дәверендә күпме төзелгәнен күрегез дип әйтә алабызмы? Президентлык институты-ул шулай ук иминлек өчен иң куәтле кирпечләрнең берсе.

- Республика башлыгы яки гомумән җитәкче булганда, синең эчке җаваплылык булырга тиеш - син кая баруыңны беләсең. Син үзең өчен җаваплылык аласың. Кцчле установка: сиңа ышандылар - идарщ ит. Татарстан президентлыкны аклый, ягъни Татарстан бу статусны саклап кала һәм аңа туры килә. Бу горурлык тудыра. Дәвамчанлык бар, иң мөһиме - хәрәкәт бар. Тагын нәрсә кирәк?

- Татарстан озак вакыт дәвамында толерантлык үрнәге күрсәтте. Безнең тәҗрибәне Россия Федерациясе генә түгел, чит илләр дә үзләштерә. Әфганстандагы хәлләр фонында ул ни дәрәҗәдә актуаль?

- Авыр сорау. Без анда хәзер ниләр булганын борчылып күзәтәбез. Бу бик катлаулы төбәк, анда күптән инде берничә мең татар яши. Миңа бервакыт аларның лидерларының берсе белән очрашырга туры килде. Мин аларның ничек яшәүләрен игътибар белән тыңладым. Аларга авыр дип әйтү авыр, чөнки алар ул шартларда инде күптән, бер буын түгел. Тик аларга, әлбәттә, көнләшерлек түгел.

- Аларның урта гасырларга ташлана ала дигән хисләре бармы?

- Алга таба вакыйгалар ничек үсәчәк? Чит ил көчләре – АКШ, без һәм башка илләр-анда катнаштык һәм катнашуларын дәвам итәләр. Әмма илгә гаскәрләрне кертү наркотрафик аркасында башланды.

СССРның Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Фикрәт Табиев анда (1979-1986 елларда) эшләгәндә, ул, машина-трактор станциясендә (МТС) авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләвемне белеп, миңа шалтыратып: "Минтимер, син ничек уйлыйсың, Әфганстанда берничә МТС оештырырга мөмкин?». МТСта билгеле бер базалы техника тупланган. Мин аңа: «Фикрәт Әхмәтҗанович, тик алар бит үзләрендә бу техниканы үзләштерә алмый. Әгәр ил җитәкчелеге моңа барса, эксперимент тәртибендә булыр иде. Без белгечләр белән кушылыр идек".

Менә шундый сөйләшү булды ул чакта, андый уй-фикерләре бар иде. Әмма соңыннан Әфганстанда переворот була.

- Анда янә кан кою булырга тиеш түгел.

- Ул инде булырга тиеш.

- Карагыз әле, хәзер Әфганстаннан күпме кеше кача.

- Һәм. Россия гаскәрләре күпмедер дәрәҗәдә бурычларын үтәү хисе белән аннан китте. Америкалылар хәзер гаскәрләрнең калган өлешен ничек чыгарырга кирәклеген белми.

- Качуга охшаган.

- Нинди генә әле! Алар хәзер беркемне дә калдырмаячак. Чөнки Әфганстанга шундый хакимият килә, әмма бу аларның эше кебек. Халыкара берләшмәнең нинди мөмкинлеге булачак? Анда безнең өчен башка дөнья. Без бит барлык үзенчәлекләрне дә белмибез.

- Хакимият икътисадка тотыныр һәм халыкны нәрсә белән туендырыр дип уйлыйсызмы?

- Беләсезме, моңа үсеш процессы китерергә тиеш. Алар хәзер дә бу хакта уйлыйлар, бары хәл итәргә генә кирәк.

Инкыйлаб гел юкка гына булмый. Бездә дә, башка илләрдә дә булды. Анагонистик каршылыклар җыелганда.

- Безнең ил ничек тыелган идеологияләрнең генә түгел, безгә ят мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрнең дә артык йогынтысыннан котылырга мөмкин? Традициягә басым ясап, бездән һәм балаларыбыздан читләр йогынтысыннын аерырга мөмкинлек бирүче ниндидер формула бармы?

- Бүген сезнең биргән сорауларыгыз арасында монысы иң авырыдыр, мөгаен. Хәзер кем һәм кем белән идарә итә? Без технологияләр яки алар безнең белән? Җавап бирү кыен. Бәлки, мин артыгын гадидер, әмма бу минем фикерләү.

Технологияләр балалар белән дә, яшьләр белән дә, бөтен җәмгыять белән дә идарә итү өчен гаять зур мөмкинлекләр тудыра. Әгәр дә без борчылмасак, алга таба ничек булырга?

Күпләр инде телефоннан аерыла алмый. Башлангыч сыйныф укучылары дәрес вакытында гаджетлардан файдалана. Алар бу дөньяга җәлеп ителгән. Ә анда теге яки бу илгә һәм идеологигә йогынты ясар өчен барысы да эшләнә. Кайчан идеология кеше акылын колачлый, ул матди көчкә әверелә.

- Социаль челтәрләр бүген революция ясыйлар.

- Мин нәрсә хакында әйтәм дә! Техник алгарышны туктатырга ярамый, әмма аны кешелек өчен аз югалтулар белән кабул итү юлларын табарга кирәк.

Һәрвакыт климат җылыну турында сөйләштеләр. Быел дөнья киңлегенең бер градуска җылынуы көтелә. Шуңа күрә без хәзер ягулык табуның башка юлларын эзлибез. Водород ягулыгы төшенчәсе килә. Аны кеше иминлеге өчен кулланырга мөмкин булачак.

– Минтимер Шәрипович, ә бәлки талиблар (Россиядә тыелган террорчылык оешмасы-Ред.) дөрестер? Алар Әфганстанга чит идеологияне, технологик прогрессны кертмиләр. Урта гасыр, бер яктан, әмма шул ук гаджетлар балаларга йогынты ясый.

- Сез куркыныч сорау бирәсез. Урта гасыр булырга тиеш түгел инде. Аның перспективалары юк инде. Юлларын табарга кирәк, башкасы юк. Заманча технологияләргә, алар җимергеч көчкә әйләнмәслек итеп җайлаша белергә кирәк.

Сахаров (Андрей Сахаров — совет физигы-теоретик-Ред.) водород энергиясен ачкач, атом бомбасы булдырганда, ул әлеге куркыныч, җимергеч көч Кешелек хакына эшләсен өчен механизм табарга кирәк, дип белдерде.

Беренче спутникны очыртып җибәргәндә, мин яшь инженер идем, Мөслим районында эшләдем. Ул вакытта без дустым белән тракторчылар курслары оештырдык. Кышын яшьләрне җыйдык һәм дүрт ай эчендә аларны трактор йөртергә өйрәттек. Һәм менә спутникны космоска җибәргәч, алар тракторлары турында оныттылар. Без дәрескә киләбез, ә алар гафу үтенеп: «Аңлатыгыз, ничек бу спутник егелып төшми? " - дип сорыйлар». Мин моны нигә әйтәм? Менә ничек тормыш бара. Һәрвакыт алга бару һәм яңаларын ачу кызык булачак.

- Прогресс кеше күңеле өчен җимергеч булмасын өчен, без нәрсә дә булса уйлап табырбыз дип өметләнәбез.

- Бик дөрес сөйлисез. Дөньяның үсешен тоярга һәм ана аңларга кирәк. Һәр кешегә тормыш бервакыт һәм очраклы гына бирелгән, шуңа күрә аның кадерен белергә кирәк. Һәм яхшылык эшләргә.

Аяк авырый башлаганнан бирле минем шундый фикер туды: кешелек дүрт терәктән икегә иртәрәк күчте. Әлбәттә, вакытлар узу белән ике аякта туры басып йөрүче кеше барыбер барлыкка килер иде, тик без бу процессны тизләттек. Бәлки, безнең аякларыбыз да шуңа җәфаланадыр. Мәзәк тә, гөнаһ та, диләр бит.

Тулырак: tatarstan24.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан көне суверенитет