Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Минутка" эшмәкәрләрне көтә

Балтач районында “Бизнес-десант” 12 декабрь көнне булачак. Очрашу урыны – “Минутка” кафесы

Татарстанда эшмәкәрләр бизнесына административ басымнар сизелә. Эшмәкәрләр тикшерүләрнең артуы, бетмәс-төкәнмәс штрафлар турында ризасызлык белдерә. Күп очракта эшмәкәрләр үзләрен кемнәр нинди очракта тикшерергә тиеш икәнлеген белми. Кызганычка күрә, бүгенге көндә эшмәкәрләр өчен, алар телендә аңлатылган мәгълүмат чыганагы юк. Әнә шуңа күрә Татарстан районнарына “Бизнес-десант” төшә дә инде.

“Бизнес-десант” проекты – ул эшмәкәрләр өчен бушлай семинарлар. Бизнес турында сөйләшү “эшлекле иртәнге аш” формасында үтә, анда спикер гадәти генә шартларда эшмәкәрләрнең  проблемаларын тыңлый, чишү юлларын эзли. Моннан тыш, очрашу барышында “Тикшерелгән бизнес” дигән эшмәкәрләр өчен махсус интернет-журнал турында да фикер алышыначак. Проект кысаларында эшмәкәрләр интернет-журналга фикер-тәкъдимнәрен белдерә, сораулар бирә ала. Бизнесны яклау һәм үстерү мәсьәләсе дә читтә калмаячак. Экспертлар  яңа программалар турында сөйләячәк.

Шулай итеп, Балтач районында “Бизнес-десант” 12 декабрь көнне булачак. Очрашу урыны – “Минутка” кафесы (Балтач бистәсе, Сәлахов урамы, 6). Теркәлү вакыты – 9.30. Башлана: 10.00 сәгатьтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес