Минзәләдән кала, Балтачка насыйп була
— Арчага Минзәлә ерак булса, Балтач якын, кайтып йөрергә дә була, иртәгәдән Балтачта бул, Казанда синнән башка да таяк болгап торучы бар, авыл егете авылны күтәрергә тиеш...
ГАИ Фәргать. Райондашларыбыз аны шулай дип белә. Фәргать Тәлгатович ГАИ начальнигы булып эшләгән елларда ул балалар бакчасында да, мәктәптә дә, хезмәт коллективлары алдында да гел чыгышлар ясый иде. Коры саннар укымый иде ул, чынбарлыкны сөйләп, үзенә җәлеп итә иде. Аның сөйләгәнен ишетеп кенә калмыйча, күңелгә үк үткәреп куя идек. Буыннар алышынды, Фәргать Тәлгатович лаеклы ялга китеп, хәзер башка тармакта эшли. Алай да барлык гомерен багышлаган эшен ул онытмый, эшләгән елларын сагынып искә ала, бүгенге яңалыклар, законнар белән кызыксынып тора. Ә бит ул бу юлдан китмәскә дә мөмкин булган. Ләкин бер кешенең сүзе аңа юнәлеш күрсәткән. Бу хакта аның үзе белән тулырак сөйләштек.
— Мин тумышым белән данлыклы Арча районы Кышкар авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң белемемне Үрнәктәге СПТУда дәвам иттем. Аннан Ватан алдындагы бурычымны үтәр вакыт җитте, минем СПТУны кызыл дип-ломга бетерүемне күреп, Казандагы танк училищесына җибәрмәкчеләр иде. Анда барырга риза булмагач, прапорщик мин сине алайса Әфганстанга җибәрәм, ди. Ул вакытта анда сугыш барган вакыт. Мин каршы килмәдем, анда да берәр кеше барырга тиеш бит инде, ярар, дидем. Ләкин мине анда җибәрмәделәр. Мин Германиядә хезмәт иттем. Анда танк гаскәрләренә туры килдем. Сержантлар әзерли торган мәктәптә алты ай укып, аннан сержантлар әзерләргә калдым.
Танк гаскәрендә чыгышы белән Казаннан булган батальон командиры бар иде.
— Фәргать, мин сиңа характеристика һәм направление язам, ди. Ул нишләп шулай иткәнен мин әле дә уйлап йөрим. Участковый булма, син ГАИга кер, диде. Ул миңа направление бирде, характеристика язды һәм партиягә дә алдыртты. Хезмәт итеп бетергәннән соң мин бу кәгазьләрне алып кайттым да, Казандагы ГАИ идарәсенә алып кереп бирдем һәм эшкә алындым. Ярты ел эшләгәннән соң замполит кергән, Фәргать, син бит кызыл дипломга бетергәнсең укуыңны. Әйдә сине Орелдагы милиция мәктәбенә укырга җибәрәбез, ди. Кая урнашканын да белмәгән килеш, чыгып киттем, миңа ул вакытта 21 яшь иде. Мәскәүгә килдем, аннан поездга утырып Орелга юл тоттым. Укырга керер өчен тарихтан, рус теле һәм җәмгыять белеменнән имтихан бирергә кирәк. Әзерләнә торгач ике-өч көн вакыт узды. Көннәрдән бер көнне бер подполковник кто Шафигуллин, ди. Я, дим. Пошли давай, ди. Киттем инде ияреп. Строевой частька алып керде, полковниклар утыра. Болар минем документлар белән таныштылар да, син имтиханнар биреп тормыйсың, бүгеннән син курсант, диләр. Мине шул ук көнне нәрәткә куйдылар, башкалар имтиханнарга көне-төне әзерләнгәндә, мин нәрәткә йөрдем. Ике елым Орелда үтте. Укып бетерергә ике ай кала безне практика үтәргә Украинаның Запорожьесына җибәрделәр. Бачишь, тикай дигән сүзләрне белә идем, аларның берсе знакны күрмисеңме әллә дигән мәгънәне аңлатса, икенчесе бар кит дигәнне аңлата иде. Ике ай узганнан соң имтиханнар бирдек тә, Казанга кайттым. Бу 1987 ел иде. Без укып бетереп җиде кеше кайттык һәм безне төрлебезне төрле якка ГАИга җитәкче итеп җибәрәселәр иде, миңа Минзәлә туры килде. Әти-әни янына кайтып йөрергә ерак була дигәч, Казанда калдырдылар. Берничә ай эшләгәч, без Балтачка экипаж белән командировкага килдек. Миннән шул вакытта кайсы якныкы син, кайда укыдың дип сорашканнар иде. Мин Казанга киткәч, ул вакытта милиция начальнигы булып эшләүче Ринат Динмөхәммәтов ГАИ идарәсенә килеп, мине Балтачка билгеләүләрен сораган. — Арчага Минзәлә ерак булса, Балтач якын, кайтып йөрергә дә була, иртәгәдән Балтачта бул, Казанда синнән башка да таяк болгап торучы бар, авыл егете авылны күтәрергә тиеш, — диделәр дә Казандагы җитәкчеләр…
Язманы тулысынча «Хезмәт» газетасының бу атнада чыккан саныннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев