Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мирас булып калсын

Районыбызда саф сулы чишмәләр бик күп. Шунысы куандыра, аларның күбесе караулы, төзекләндерелгән. Бу нисбәттән, Норма авыл җирлеге башкаларга үрнәк.

Нормадагы «Нурислам» чишмәсенең суын якын-тирәдә яшәүчеләр генә түгел, Балтач бистәсе халкы да бик яратып эчә. Инде соңгы елларда юлларын да рәтләделәр. Суга бару үзе бер рәхәт булып китте, чөнки язгы-көзге пычракларда бирегә кереп булмый иде. Җәй җитсә, тирә-ягы шау чәчәккә күмелә, кирәк-ярак белән җиһазландырылган, уңайлыклар булдырылган. Кышын да юлларын чистартып, бозларын чабып торалар. Чишмәгә суга килгән һәркем хуҗаларга  бары рәхмәт укый.

– Чишмә инде ничә еллар саф суы белән халыкны сөендерә. Аның суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Чишмә янына туктап, бит кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың, – ди бирегә даими суга йөрүчеләр.

Чишмәне тәрбияләп, юлларын чистартып торганлыктан бирегә беркайчан да кеше өзелми. Игелекле гамәлләре белән һәрдаим сөендереп торучы, инде ничәме-ничә чишмәне төзекләндереп, авылдашлары хөрмәтен казанган эшмәкәр Фоат Борһанов быел «Нурислам» чишмәсен төзекләндереп, аңа икенче сулыш өрде. Элеккеге урыныннан бераз аскарак торба сузып, су ала торган урынны тагын да уңайлы итеп эшләтте. Суга килүчеләрне каршы алучы биек капка, ял итәр өчен куелган утыргычлар, зәвык белән эшләнгән чишмә йорты әллә каян балкып тора.

Фоат әфәнде 2019 елда Норма авылында «Әүлия», 2020 елда әнисенең туган авылы Нормабашта «Маһирауза» чишмәсен төзекләндереп, авылдашларын сөендергән иде инде. Игелекле эшмәкәр ярдәме белән быел «Нурислам» чишмәсе дә танымаслык булып үзгәрде.

– Һәркем үзеннән соң киләчәк буыннарга мирас калдырырга тиеш. Зурмы ул, кечкенәме, анысы мөһим түгел. Чишмәләр элек-электән изге урын саналган. Шуңа да җирлектәге чишмәләрне төзекләндерүгә көчемнән килгән кадәр өлеш кертергә тырышам, – ди Фоат әфәнде.

Соңгы елларда Фоат Борһанов кебек чишмәләрне төзекләндерүгә үзләреннән зур өлеш кертүче-ләрнең саны арта башлады. Табигать һәйкәлләрен төзеклән-дерүләре саваплы гамәл дияргә кирәк. Юкка гына элек-электән күпер төзүчеләрне, чишмәләрне тәрбия кылучыларны изгелек ияләре дип санамаганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә Нурислам чишмәсе