Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мишустин Мәскәү-Казан трассасын төзү өчен быел нәрсәләр эшләнергә тиешлеген әйтте

Россия Премьер-министры якын арада илкүләм иминлек фондыннан 150 млрд сум акча бүлеп биреләчәген хәбәр итте.

(Алабуга, 10 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин «Европа — Көнбатыш Кытай» юлының Мәскәү-Казан трассасын төзү өчен быел нинди эшләр башкарылырга тиешлеген әйтте. Төп бурычларны ул «Алабуга» махсус икътисади зонасында узган киңәшмәдә йомгаклау чыгышында билгеләде.

«Протокол карары чыгару мөһим. Мәскәү-Казан трассасы төзелешенә илкүләм иминлек фондыннан 150 млрд сум акча юнәлдерелә. Бу хакта Финанс, Транспорт, Икътисади үсеш министрлыкларына күрсәтмә биреләчәк. Профильле министрлык-ведомстволарны, „Автодор“ компаниясе белән берлектә, якын арада килештерелгән чаралар планын бирүләрен сорыйм», — диде Мишустин.

Хөкүмәт Рәисе проектны кыска вакытта гамәлгә ашыру кирәклеген искәртте. Ул, шулай ук, Транспорт министрлыгына, Татарстан Республикасы белән берлектә, Шәле-Баулы юлы төзелеше мәсьәләсен карарга кушты. Бу юл М-5 һәм М-7 ике мөһим федераль трассаны тоташтыруын билгеләп узды. Финанс министрлыгына дәүләт-хосусый партнерлыгы буенча уйларга киңәш итте.

«10 сентябрьгә кадәр Мәскәү-Казан юлын проектлау һәм төзүнең һәр этабы өчен подрядчыларны билгеләү буенча конкурс процедуралары уздырылырга тиеш. Сүз барлык контрактларны азагына кадәр башкарып чыгару турында бара. Мәскәү-Казан трассасы аша барлык территорияләр планировкасы буенча бөтен документлар 1 ноябрьгә кадәр расланырга тиеш», — дип белдерде Михаил Мишустин.

Премьер субъект башлыкларын бу эштә актив катнашырга өндәде. «Документларны килештерү процедураларын тизләтү, төбәкләр карамагындагы коммуникация челтәрләрен күчерү буенча ярдәм күрсәтү кирәк. Инженер челтәрләре һәм федераль милеккә килгәндә, аларның модернизациясен 2022 елның 1 июненә кадәр төгәлләү зарур. Бу билгеләнгән вакытка сыешу өчен кирәк», — диде.

Михаил Мишустин трассаны 2030 елга Екатеринбургка кадәр озайту ниятләнгәнен әйтте. Казахстан чигенә кадәр федераль автомобиль юлларын ремонтлау планын әзерләргә кушты. Цифрлы үсеш министрлыгына трассаның буеннан буена сыйфатлы элемтә һәм Интернет тәэмин итәргә йөкләмә бирде. «Бергәләп нәтиҗәле эшләсәк, барысы да килеп чыгар», — диде. 

Фото: Егор Никитин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мишустин Мәскәү_Казан трассасы