Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мишустин Татарстанның ИТ-компанияләр барлыкка килүгә керткән өлешен бәяләде

Цифрлы трансформация Россиягә югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк дип саный Россия Федерациясе Премьер-министры.

(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә зур игътибар бирелә дип саный. Бу фикерне ул Иннополиста ИТ темасына багышланган дискуссиядә сөйләде.

«Без мәгълүмат технологияләрен үстерүгә аерым игътибар биргән төбәктә җыелдык. Иннополис — күптән түгел төзелгән шәһәр. Татарстан күпсанлы ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен шактый эш башкарды», — диде ул.

Мишустин сүзләренчә, әлеге очрашу ИТ-тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышырга, алга таба үсеш өчен этәргеч булдырырга һәм илнең дөньякүләм ИТ-индустриягә кертемен арттырырга мөмкинлек бирә.

«Бүгенге очрашу илебез өчен цифрлы трансформациягә ирешүгә, югары дәрәҗәгә күтәрелергә мөмкинлек бирә», — диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: IT-юнәлеш Мишустин

2
X