Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мисырдагы татарстанлылар һәм балтачлылар өчен борчылырга урын юк

Соӊгы елларда районнан Мисыр якларына китеп ял итүчеләр саны хәйран ишле иде.

Әле генә бер төркем ял итүчеп райондашларыбыз күӊелсез хәлләргә 2-3көн кала исән-сау туган якларга кайтып җиттеләр. Ул ял итү урыннары хәзерге вакытта якынча 3,5 мең татарстанлыны сыйдырган. Россия Президенты Владимир Путинның Россиядән Мисырга самолет рейсларын туктату турындагы кичәге карарыннан соң, туристларыбызны кире туган якка алып кайту мәсьәләсе туды. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов үткәргән видеоконференциядә моңа ачыклык кертелде. Татарстан Президенты Мисырга очулар туктату белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен төбәк штабын булдырырга карарга кул куйды. Штабны Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхрәзиев җитәкләячәк.
"Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә бүген бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирелде.
Татарстан буенча Гражданлык эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко хәбәр иткәнчә, Мәскәүдән Хургадага һәм Шарм-эль-Шейхка борт җибәреләчәк. Анда Россия туристларының бөтен багажы төяләчәк. Мәскәүгә ул борт тулгач кына ( ул якынча 40 тоннаны сыйдыра) кире юнәләчәк. Ә аннары инде Мәскәүдән ял итүчеләрнең багажы төбәк авиакомпанияләре белән Россия шәһәрләренә кайтарылачак.
Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, әлегә бу карарның ничек гамәлгә ашырылачагы төгәл ачыкланмаган. Әмма ул туристларның ялын вакытыннан алда бозмаячаклар дип ассызыклады, ял итүчеләр путевкаларында билгеләнгән вакытта кайтачак.
Туроператорлардан исә бары тик «Натали-тур» гына Мисырга алынган билетлар өчен акчаларны кире кайтару вариантын карый икән. Калганнары Ростуризм карарын көтәчәк. Әлегә алар туристларны башка юнәлешләргә күчерә, нигездә бу - Төркия.
Фото: http://pbs.twimg.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250