Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхәббәткә тугры калганнар!

Югары Субаш авылында 63 ел бергә гомер кичерүче Мәрьям һәм Борис Вафиннар гаиләсенә, район башлыгы җитәкчелегендә, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Бәхетле гаилә тормышы алып баручы Мәрьям апа белән Борис ага ярты гасырдан артык бер-берсен яратып, бер-берсен аңлап гомер итәләр. Аларның үзара мәхәббәтле мөнәсәбәтләре, бер уйда, бер фикердә булып яшәүләре күңелдә соклану белән беррәттән горурлык хисләре дә тудыра. Күркәм райондашларыбыз Көшкәтбаш фермасында таныша. Борис ага бай хезмәт тәҗрибәсенә ия кеше. Аның барлык хезмәт эшчәнлеге, нигездә, туган колхозы белән бәйле.1955 елда комбайнчы ярдәмчесе була, аннан армия сафларына алына, 1958 елдан «Марс» колхозында тракторчы-машинист  булып эшли, 1962 елдан баш механик вазифасын башкара. Авыл хуҗалыгында озак еллар һәм уңышлы эшчәнлеге өчен районның «Мактау Китабы»на кертелә, өч ел рәттән «Социалистик хезмәттә җиңүче» билгесенә лаек була, 1970 елда СССР Югары Советы Президиумы  исеменнән «Фидакарь хезмәт өчен» дигән юбилей медале белән бүләкләнә. Мәрьям ханым  да озак еллар колхозда эшли, лаеклы ялга Субаш почта бүлегеннән чыга. Вафиннарның иң олы бәхетләре – алты балалары, 15 онык һәм 13 оныкчык. Кызганыч, Тукай исемендәге колхоз механизаторы булып эшләгән олы уллары Рубис  инде мәрхүм, искә алуыбыз рухын шат кылсын. Әлфияләре югары белем алып, озак еллар авыл мәктәбендә балаларга физика һәм математикадан белем бирде. Вафиннарның дүрт улы да – Фәнис, Фәнил, Фазыл һәм Рәнис туган авылларында калдылар.Фәнис озак еллар төрле предприятиеләрдә шофер булып эшли, Фәнил белән Фазыл Йошкар-Оладагы элемтә техникумын тәмамлап, Фәнил – 25 елдан артык «Татэнергосбыт» җәмгыятендә, ә Фазыл «Таттелеком»да элемтәче буларак хезмәт куйды. Төпчекләре Рәнис югары белем алып, башта авыл мәктәбендә тарих фәненнән укыта, аннан авыл җирлеге башлыгы була. Гаиләсе белән төп йортта яши, тормыш иптәше Лилия һәм дә балалары белән әти-әниләренә олы таяныч алар.

Һәр гаиләгә дә Борис ага һәм Мәрьям апа кебек бәхетле гаилә тормышлары насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев