Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхәббәтле Чулпан, мәхәббәтле иҗат һәм тормыш (+фото)

Күптән түгел Норма мәдәният йортында мәшһүр райондашыбыз Чулпан Габделганиевага багышланган «Җанда мәхәббәт яши» дигән кичә узды.

Шагыйрә, китаплар авторы, спортчы, шашка буенча Татарстан, Рәсәй чемпионы, яшьләргә алыштыргысыз остаз, талант иясе, оештыру сәләтенә ия Чулпан белән күптән аралашабыз, егерме биш еллап бардыр инде.

Тәүге әңгәмәләрдә аңа – «Чулпан, хыялларың нинди?» дигән гадәти сорау бирәсе килә иде, әмма бу сораудан гел читләштем, «Минем йөрисем килә» дигән җаваптан никтер аның күңел кылларына кагылырмын кебек иде, чөнки әңгәмә вакытларында ул сүзне еш ишеттем. Шуңа мин ул сорауны күңелдән генә бирдем, шунда ук җавабын да күңелемә генә язып куйдым: «Минем аяклы кешеләр кебек йөрисем килә!» АллаҺының рәхмәте белән, Чулпанның күңелендә йөрткән изге хыяллары чынга ашты һәм ул бүген, тумыштан ук инвалид коляскасына берегеп үскән кызчык, язмыш җилләренә бирешмичә, сау-сәламәт кешеләр эшли алмаганны да булдыра, кулыннан килмәгән эше юк, иҗат чишмәсенең чиге юк, бармый калган иле юк һәм барысы да үз тырышлыгы һәм бу тырышлык артында әнисе Гөлнур апаның, туганнарының зур ярдәме, өенә килеп укыткан беренче укытучысы Мансура Ганиеваның биргән белеме, төпле киңәшләре, тренеры Фагыйль Гайнетдиновның җиңү серләренә төшендерүе, район җитәкчелегенең аңлавы, яңадан-яңа үрләргә рухландыруы, көч бирүе, «Фикердәш»ләренең терәк, борчуда да, шатлыкта да бергә булулары, яраткан Норма урта мәктәбенең үз укучысын кадерләп, зурлап яшәве тора. Әлеге рәхимле затлар янәшәсенә Норма һәм Кариле авылларының ватанпәрвәре, дин әһеле Гөлсем апа Миңнебаеваны да куясы килә (Чулпан үзе дә ислам дине кануннарын үтәп яши), затлы ханым Чулпанның тырышлыгына, аның районга, җирлеккә китергән даннарына ихластан соклана һәм куана, кичәне үткәрү инициаторларының да берсе ул.

– Әлеге кичә үткән ел ук узарга тиеш иде, Чулпанның юбилей хөрмәтенә, – ди Норма китапханәсе мөдире Лилия Шәйхетдинова. – Пандемия сәбәпле ул чигерелде, аннан Чулпан ярыштан-ярышка йөрде, бүтән чаралары булды, арылды, сәламәтлеге турында кайгыртырга туры килде. Шулай итеп гел кала килде, тик җирлегебезнең хөрмәтле кешесе Гөлсем апа Миңнебаева безгә туктап калырга ирек бирмәде, Чулпан Татарстан буенча гына түгел, Рәсәй чемпионы да, аңа багышлап хөрмәтләү кичәсе буладыр бит, дип, кызыксынгач, җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре мәктәп җитәкчелеге белән сөйләшеп, фикерләшеп, кичектерүләрне җайлап кына бер читкә куеп, хәзерлек эшләренә тотындык. Норма урта мәктәбе директоры Ләйсән Фәритовна кичәнең гаять тә эчтәлекле, образлы узуы өчен бик нык тырышты, коллективын бер учка җыеп, һәрбер эш өчен җа-ваплы кешеләр билгеләп, сыйныфташының кичәсе истәлекле узсын, тамашачыга ошасын өчен бар көчен куйды. Сценариенең авторы – мәктәп директоры урынбасары Гөлшат Шалаева. Кичә бик эзлекле, матур барды. Күргәзмәләр оештырылды, авылдашларыбыз Гөлфәния, Зөһрә апалар, Рифкать абый пешергән мич коймагы белән кунаклар каршы алдык.

Кичәне нәфис сүз остасы, үз осталыгына районыбыз балаларын да җәлеп итүче-өйрәтүче Галия Йосыпова алып барды. Иң беренче сүз Чулпанның беренче укытучысына бирелде, бәла-казаларга юлыкмый, тагын да зуррак үрләр яуларга язсын, диде Мансура апа әниләрчә кайгыртып. Чулпан укытучысы белән аралашып яши, Гөлфия Җәләева, Фәридә Мөҗипова, Энҗе Әсәдуллина кебек үзенә ихластан белем биргән укытучыларына ул бик тә рәхмәтле.

Язган шигырь тик ятмый, җырлап торганына көй табыла. Ә андый шигырьләре күп Чулпанның. Райондашыбыз Фидәил Хәйруллин шагыйрәнең «Сөю ялкынында», «Әниемнең мамык ак шәле» дигән шигырьләренә көй язган, аларны сәхнә йолдызлары Фидәел Зарипов, Римма Гарәпшина башкарды. «Карилем» җырына көйне авылдашы Фәрит Галиев язган, аны шулай ук авылдашы Ранил Садыйков җырлады. Кичәдә һәр чыгыш, һәр мизгел күңелгә тия. «Реверанс» бию төркеменең музыка һәм алкышлар белән бер дулкында Чулпанны сәхнәгә алып чыгулары, күңел кылларын тибрәтерлек җырлар, Энҗе Шәймурзина, Вадим Заһаров, Инсаф Мәрданов, Айзат Шәйһелмәрданов кебек танылган йолдыз-ларыбызның, «Акчарлак» җыр бәйгесе җиңүчесе, алтын тавыш иясе Рәмзия Әсхәдуллинаның әлеге кичәдә катнашып, җырлар бүләк итүе, Чулпанның дуслары Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Нурулла Дәүләтшин, Булат Нәҗиповның чыгышлары, Чулпанның яулаган медальләре белән бию башкарып, Чемпионны янәдән сәхнәгә алып чыгу( бу юлы колясканы Чулпанны ярышларга даими йөртүче, таянычы, ышанычы, өмете, соңгы вакытта шәхси тренеры – бертуган апасы Гөлшат этеп чыкты), Норма мәктәбе коллективының изге теләкләре, аеруча да балаларның самими хатлары, туганнарының зурлавы... дулкынландыргыч минутлар күз яшьләре аша алкышларга күмелде, дип уртаклаша тамашачы. Уйлап кына бак әле, гап-гади бер авыл җирлеге сәхнәсендә - Рәсәй чемпионы, көчле рухлы авылдашлары! Дан эзләп, йолдыз эзләп әллә кая барасы юк, сүнмәс йолдызлар Балтач күгендә дә җитәрлек ! Районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев һәм Чулпанның фикердәшләре, иҗат-ташлары, сыйныфташлары, авылдашлары, күршеләре, дуслары, иганәчеләр аның белән горурлануларын бел-дерделәр, аның кылган изге эшләре өчен рәхмәтләр әйттеләр. Чыннан да, ярышлар, төрле бәйгеләр оештырып, кул эшләренә дә тартып күңелләрен күрә ул дусларының, ел да табын оештырып, иске яңа ел үткәрү бәйрәмен дә оештыра (унсигез ел эчендә генә дә Чулпан оештырган «Фикердәш»ләр клубында танышып, унике пар гаилә корды). Физик мөмкинлеге чикле балаларны да читтә калдырмый, шашка түгәрәкләре белән мавыктыра, ярышлар да уздыра, «Дуслар җыелган җирдә» дигән концерт проектын тормышка ашырып кына да күпме талантларны халык алдына чыгара. Боларның бит барысына да көч-куәт, вакыт, финанс кирәк!

1976нчы елның 17 апрелендә Кариле авылында дөньяга килгән Чулпан язмыш алдында сыгылмый яшәвен бөтен дөньяга исбат итте. 2021 елның 18-29 ноябрь көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында узган шашка буенча дөнья чемпионатында беренче урын яулап, дөнья чемпионы булды. Чулпанга Татарстан Спорт министрлыгының «Татарстанның иң яхшы спортчысы» дигән диплом бирелде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин да Чулпанның җиңүе белән горурлануын җиткергән: «Уңышларың дәвамлы булсын Чулпан, без синең белән горурланабыз! Нинди генә хәлдә дә ярышларга әзерлек белән барып, үз максатыңнан тайпылмавың өчен сиңа, ерак юлларны якын иткән туганнарыңа, олы йөрәкле остазларыңа рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәтлек, якты киләчәк телим!» ди ул. Котлауларны Чулпанга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов җиткерде. Мәдәният бүлеге мөдире Илназ Петров, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, эшмәкәр ханым, Чулпанның бәйгеләренә һәрдаим иганәчелек ярдәме күрсәтүче Гөлсем апа Миңнебаеваның матур сүзләре хатирәләр сандыгында урын алды.

Үз җирлегендә яшәүче көчле рухлы, авырлыклар алдында югалып калмас, туган җирен дан-шөһрәткә күмүче хөрмәт ияләрен зурлау үзе бер батырлык. Әлеге батырлыкны оештырып, башкарып чыгучылар алдында, чыннан да, баш иярлек. Ахырдан кичәнең герое Чулпан аларның барысына да рәхмәт белдерде. «Мине зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын!» диде ул куанычыннан дулкынлану хисләре кичереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чулпан Габделганиева иҗат кичәсе