Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөхәммәтшиннан хат килде

“Хөрмәтле Рамил Рәшитович! Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы исеменнән Сезгә һәм Сезнең коллективка 1 июль көнне Балтач бистәсендә удмурт милли бәйрәме “Гырон быдтон”ны республикакүләм оештыруда һәм үткәрүдә теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

Бәйрәмгә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, шәһәрләреннән, Удмуртия һәм Киров өлкәсеннән бик күп кунаклар килде.

Әлеге мөһим бәйрәмне үткәрү халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, Татарстан халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклауда, үстерүдә ярдәм итә, шулай ук республикадагы гражданннар тынычлыгын һәм иминлеген яклауда, халыкара милли-мәдәни элемтәләрне җәелдерүдә уңайлы шартлар тудыра.

Күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлеген саклау һәм ныгыту өлкәсендә алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итүебезгә ихластан өмет баглыйм.


Фәрит Мөхәммәтшин,
Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты