Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөхтәрәм әниләр! Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Сезгә хәерле озын гомерләр, олы бәхет, зур куанычлар телим.

Җәмгыятебез авыр чорларның шаһиты булган ак әбиләребез, һәрбарчабызга гомер бүләк иткән сөекле әниләребез, тормышыбызны нурга күмгән ханым-туташлар белән ямьле. Нигездә тигезлек һәм татулык хакимлек иткән гаиләләрдә бер-бер артлы балалар туу районыбызның социаль хәленә күркәмлек өсти, күпбалалы, сәләтле, тәрбияле гаиләләрне күреп куанабыз. Бүген районда 39 әни “Ана даны” орденына лаек икән, моның белән лаеклы рәвештә горурланырга хаклыбыз. Тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Алар һәр эшкә өлгер, хезмәт урыннарында да эшне җайга салып алып баралар, гаиләдә дә алардан башка тормыш бармый. Әнә шундый күпкырлы хезмәтләре белән рухи-әхлакый мохитебезне тотрыклы итүгә, район, республика, ил казанышларын баютуга зур өлеш кертәләр. Уңган, күркәм, сабыр хатын-кызларыбызга сокланмый мөмкин түгел!

Кадерле хатын-кызларыбыз! Һәрберегезгә дә исәнлек-саулык, сәламәтлек - байлык, күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте, җан тынычлыгы телим. Бәйрәмнәр күңеле үтсен, җир йөзендәге һәр хатын-кыз ихтирам һәм игътибар тоеп яшәсен.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз