Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп еллары кайтавазы

Узган елның ахырында ТНВ каналыннан Балтач урта мәктәбе эшчәнлегенә багышлап бик матур тапшыру күрсәттеләр. Бу тапшыруны караганда үземнең дә 1958-1962нче елларда шушы мәктәпнең ачык базар янындагы бинасында укыган чор истәлекләре яңарды.

Ул вакытта районда Яңгул, Кенә, Чепья, Балтач мәктәпләрендә генә урта белем алырга мөмкин иде. Балтачка якын булган авыллардан укучылар Балтач урта мәктәбенә барып укыдылар. Без дә, Сосна балалары җидееллык мәктәптән соң шунда йөреп укыдык. 1958-1959нчы уку елы башында без укырга тиешле 8б сыйныфында 50 бала җыелган иде, ләкин 1 ай дәвамында без бары 21 укучыга калдык. Ул вакытта урта белем алу мәҗбүри түгел, укуны дәвам итәргә теләмәгән кеше китә ала иде. Сугыштан соңгы авыр еллар иде шул. Кешенең сәләте булып та, тормышлар авыр булу сәбәпле, белем алырга мөмкинлеге булмагандыр күрәсең. Без калган шушы 21 укучы 11 сыйныфны уңышлы гына тәмамлый алдык.

Без укыганда мәктәп директоры булып бик зур оештыру сәләтенә ия булган, таләпчән, көчле математик Фәрзи абый Гыймадиев эшли иде. Ул безнең сыйныфта математикадан белем бирде. Бик катлаулы теоремаларны исбатлаганда, мәсьәләләрне чишкәндә ул иң гади юлны сайлап аңлатып, төшендереп бирә белә иде. Аның җитәкчелегендәге укытучылар коллективы без укыган чорда ук республикада гына түгел, Россиянең башка төбәкләре арасында да үзенең эшчәнлеге белән дан казанды. Балтач мәктәбенә тикшерү өчен түгел, ә тәҗрибә туплау максатыннан чит төбәкләрдән галимнәр, мөгаллимнәр килделәр.

Коллективның һәр мөгаллиме үз эшенең остасы, һәрберсенең үзенә генә хас белем һәм тәрбия бирү алымы бар иде. Мәсәлән, тарих укытучысы Нәзирә апа Гыйматдинованың дәресендә чебен очса тавышын ишетеп була. Ул үзенең матур, серле сөйләм теле белән тарихи вакыйгаларның эчендә кайнарга мәҗбүр итә, үзең дә сизмәстән укытучының фикер йөреше белән кушылып китәсең.


Физика укытучысы М.Мазһаровның ул вакыттагы «замана компьютеры» логарифмик линейка бервакытта да кулыннан төшмәде. Ишектән атлап дәрескә керүгә, линейканы уңга-сулга тарткалап, укучыларны мәсьәлә чиштерүдән башлады, ә теманы өйрәнмәгән булсаң, мәсьәләне чишеп кара!?


Класс коллективы белән бик дус, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык, мәктәп тормышында актив катнаштык. 1962нче елның июнь анда өлгергәнлек аттестаты алып төрлебез-төрле җиргә таралыштык. Һәркем үзенең мөмкинлегеннән чыгып алдагы киләчәген үзе билгеләде. Балтач урта мәктәбендә алган ныклы белем күп кенә сыйныфташларыбызга тормыш юлы сайлауда зур булышлык итте, югары уку йортларында белем алырга мөмкинлек бирде. Алар тормыш дигән катлаулы юлда каушап калмадылар, илебезнең төрле почмакларында хезмәт иттеләр: Хәмдия Әхмәтова - Карадуган кызы, милиция майоры, республика буенча ДАИның җаваплы хезмәткәре;


Харис Әшрәфҗанов - Сәрдегән егете, филология фәннәре кандидаты, РФ, РТ Журналистлар Союзы члены, ТРның атказанган культура хезмәткәре, китап палатасы директоры; Илдус Вахитов - Балтач егете, РФда төзелеш өлкәсендә җитәкче урыннарда эшләгән, соңгы вакытта Казан Кремле директоры; Рабига Касыймова - Нормабаш кызы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хөкүмәт бүләкләренә лаек була; Пүскән кызлары Асия Гыйльметдинова, Нурия Гыйльмулли-на - укытучылар; Фоат Әкбәров - Сәрдегән егете, ветеринария институтында укытучы, фәннәр кандидаты; Ранил Рамазанов - Кариле егете, хәрби училище тәмамлаган, полковник; Гадения Сабирова - Салавыч кызы, халык табибәсе; Әминә Фәйзрахманова - Балтач кызы, Мәскәүдә Финанс министрлыгы хезмәткәре һәм башкалар.


Кечкенә генә бер сыйныфтан шушының кадәр белемле, танылган кешеләрнең чыгуы Балтач мәктәбенең горурлыгы түгелме соң?
Балтач мәктәбендә директорлар да, коллектив та гел алышынып, яңарып торса да, ул үзенең элекке традицияләрен дәвам итеп балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүен дәвам итә. Сабакташлар белән күп еллар очрашып сөйләшә алмадык. Соң булса да уң булсын дип соңгы вакытта хәлләрне белешеп, очрашып, сөйләшеп торабыз.


Еллар үткән. Мин Соснадан Балтач мәктәбенә йөргән такыр тау битләре урманнар белән капланган. Күпме укучыларга белем серләренә ачкыч биргән без укыган мәктәп бинасы үзенең картлыгын кичерә бугай, бик моңсу күренә. Ләкин ничек кенә булмасын, укыган мәктәбебез, мәктәп еллары, сабакташлар, безне укыткан укытучылар күңелләрдә мәңге саклана.
Рәсемдә: Мәктәп еллары кайтавазы безне кабат бергә җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250