Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпкә дип киткән идең иртән...

Райондашыбыз, Куныр егете, юмор остасы Әбри Хәбриев иҗат иткән шигырьне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез

Көләч йөзең белән чыгып киттең,
Ишегеңне арттан япмадың...
Мәктәп көтә иде, бик ашыктың,
Тик сабактан бүген кайтмадың...

Кая барып бәрелим соң хәзер?
Кая куйыйм җанны, ә?! Балам!!!
Мин бит сине башка күрә алмыйм!
Сурәтләрең генә бага(а)лам...

Ә тавышың, ә ул чыркылдавың
Яңгыраплар торыр колакта...
Ишетүгә шунда ыргылырмын,
Булмассың шул, бәбкәм, ул якта...

Бәрелермен, сугылырмын шулай...
Вакыт килеп җиткәч аңлармын,
Тик әлегә томаланган акыл,
Кызган күмер кебек кайнармын!

Ә син инде тыныч, күзең йомык...
Җиде кат күк - очар юлларың...
Мәктәпкә дип киткән идең иртән...
Өйгә генә бүген кайтмадың...

11.05.2021.
ⓒ Əбри Хәбриев
Photo by Әбри Хәбриев
#ӘбриХәбриев
#ЭбриХэбриев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев