Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясендә Татарстан Республикасының Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты (фото)

Бүген район үзәгендә иртәдән музыка яңгыраттылар. Мәдәният үзәге мәйданында оештырылган мәктәпкә хәзерлек ярминкәсендә әкренләп сәүдә башланды.

Волонтерлар балаларны битләренә төрле сурәтләр ясап куандырды. Инде ничә ел рәттән үткәрелә торгач бәйрәмгә әверелгән акциянең тантаналы өлеше башланырга берничә минут кала, Мәдәният үзәге каршын игелекле җитәкчеләр, аз керемле гаилә балалары, аларның әти-әниләре уратып алды. Сүз үзе дә иганәчелек эшләрендә чын йөрәктән катнашучы, олының-кеченең күңелен күрә белүче Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинга бирелде:

- Мондый изгелекккә, рәхим-шәфкатькә корылган гамәлләр Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның хәйриячелек хезмәтләреннән башланып, Татарстаныбыз буенча җәелде, изге эшләребәз хәтта илебез чикләрен дә узып китте. Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан эшләп килүче программалар да районыбыз җирлегендә һичнинди тоткарлыксыз тормышка ашырыла. Боларның һәммәсе дә балаларыбызның бүгенге көне бәрәкәттә үтсен, киләчәге якты булсын өчен башкарыла. Бирегә килгән балаларны да - район советы, барлык район халкы, шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм, һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, мәктәпләрдә яхшы билгеләренә генә укуыгызны, әти-әниләрегезне тыңлап, әхлаклы, җәмгыятебезгә файдалы балалар булып үсүегезне теләп калам. Бәйрәм белән!

Район хакимияте башлыгы үз чыгышында бирегә җыелган халыкны сайлауларда да актив катнашырга чакырды.

Әлеге акция турыдан-туры катнашучы балалар өчен чын мәгънәсендә бик зур, көтеп ала торган бәйрәм иде. Башкалабыздан килгән күркәм кунагыбыз - Айрат Шәфигуллинның ягымлы сүзләре, ихлас котлаулары , матур теләкләре һәр баланың әти-әнисе, әби-бабасы күңеленә хуш килде. Ә инде җитәкче абый-апалар аларга мәктәп сумкалары, уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар өләшкәч, яратып, аркаларыннан да сөеп куйгач, балалар тагын да үсенеп киттеләр, аеруча беренче сыйныфка баручы сабыйлар (алар быел 21) күкнең җиденче катында тойдылар бугай үзләрен, куанычлары эчләренә сыймады, 2нче сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәрге балалар да читтә калмады (алары 28), аларга бүләкне Эльвира Ахмадуллина җитәкчелегендәге ДЦ «Волонтер" активистлары тапшырды. Аннан бергәләшеп, Казан кунагы һәм дә район хакимияте башлыгы белән фотоларга төштеләр - гаилә архивларында янәдән истәлекле сурәт урын алды. Балаларга ук яхшы таныш Римма Гарәпшина җыр бүләк итте үзләренә.

Бу бәйрәм шушы аз керемле һәм әйтергә кирәк, гаять тә мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтү ниятеннән , район җитәкчелеге, төрле оешма җитәкчеләре әзерләгән бүләкне тантаналы төстә тапшырып, сабыйларның күңелен күрү максатыннан оештырылды. Әйтергә кирәк, сабыйларның күңеле шат калды. Барыннан да бигрәк әнә шунысы мөһим, калганы башка мәсьәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250