Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлекләре чикле балалар да ярышлардан җиңү белән кайтты (+фото)

Казан шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар арасында "Догони-Ка" дип аталган велосипед бәйрәме үткәрелде. Анда катнашучы балалар да, аларның әти-әниләре дә чараның бик матур булуын ассызыклап үттеләр. Әлеге чараны оештыручылар – VelikTime велоклубы.

Безнең районнан Данияр Мөхетдинов әлеге чарада икенче елын катнаша инде, ә Ясминә Гозәерова һәм Азалия Николаева өчен ул әле тәүгесе иде. Шулай да безнең команда сынатмады, матур итеп һәм тырышып чыгыш ясап, алар беренче урынга лаек булдылар.
Катнашучылар җыелган очракта мондый чараларны район җирлекләрендә дә үткәреп буласын җиткерә оештыручылар, ә инде белмәдек, без дә катнашыр идек диючеләр булса, ул һәрдаим Казан шәһәрендә үткәрелеп тора. Һәм бу чараларның максаты – җыелган акчалар ярдәмендә сәламәтлекләре чикле балалар өчен төрледән-төрле уңайлылыклар булдыру. 

#благотворительныйВелозаезд

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев