Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәммәсе дә бер урында

Җир һәм мөлкәт мәсьәләләренә кагылышлы бөтен сорауларны да күпфункцияле үзәккә килеп хәл итә башлагач, эш бермә-бер җиңеләйде. Инде бүтән мәсәләләр буенча да бирегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта тулырак мәгълүмат алыр өчен күпфункцияле үзәк җитәкчесе Зифа Радик кызы Зарипова белән әңгәмә оештырдык.

- Зифа Радиковна, халык үзәккә тагын нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә ала?
- 2015нче елның 1нче апреленнән Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы карары нигезендә, күпфункцияле үзәк үзенең вәкаләтләрен тормышка ашыра башлады. Хәзерге көндә биредә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтелә. Монда архивтан белешмә алырга, төзелеш алып барырга рөхсәт кәгазе, яшьләргә социаль программага басар өчен гаризалар, казу эшләре алып бару өчен ордер, жирне куллану өчен арендага алуга, аренда вакытын озайтуга, йортны төзеп бетергәннән соң жирне сатып алуга, күчерүгә кагылышлы һәм башка бик күп төрле гаризалар кабул итәбез. Эчке эшләр министрлыгыннан хөкемгә тартылу (справка о судимости) буенча белешмәгә, ЗАГС хезмәте буенча һәм шулай ук башка төрле гаризалар да кабул ителә.

- Димәк, Сез санап үткән өлкәләргә кагылышлы сораулары булса, халык үзәккә килергә тиеш була...

- Әйе, нәкъ шулай. Без 15нче июньнән гражданнарны кабул итә башладык. Биредә халыкка хезмәт күрсәтү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Хезмәткәрләребез махсус тәрәзәләр артында урнашкан. Һәркайсы югары белемле, үз эшләрен яхшы белүче белгечләр.

- Үзәкнең өстенлеге нидә?

- Күпфункцияле үзәк шунысы белән отышлы - кеше бер урынга килеп үзенең барлык йомышларын үтәп китә ала. Бер бинада теркәү палатасы, кадастр палатасы, БТИ оешмалары урнашкан. Нинди дә булса сорау белән килеп, чиратың килеп житкәнен көтеп торган мәлдә, ЮХИДИ штрафларын тикшереп карарга һәм түләргә була. Дәүләт пошлиналары, штрафлар, төрле түләүләр өчен терминалларыбыз бар. Хәзерге көнгә яраклашкан бу бинаның өстенлекле яклары дип, тагын шуларны да өстәп була: ремонт булып узды, машина белән килүчеләргә махсус машина кую урыннары әзерләнде, мөмкинлекләре чикле булган гражданнарыбыз өчен пандус ясалды. Бина эчендә якты, зәвык белән җиһазландырылган, чиратың килеп житкәнне көтеп тору өчен диван, кәнәфиләр, урындыклар, өстәлләр куелган, телевизор урнаштырылган, шулай ук информацион стендларда барлык кирәкле мәгълүматлар да бар.

- Барлык уңайлыклар да үз көченә кереп беттеме инде?

- Дөрес, бүгенге көндә әлеге эшне ныклап оештыру өстендэ эшлибез. Һәр башлангычта авырлыклар булган кебек, бездә дә кыенлыклар бар. Аларга эш барышында чишелеш табарга тырышабыз. Халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юнәлешендә тагын шулай ук инфомат белән электрон чиратларыбыз эшли башлар дип көтәбез.

- Бу үзәкнең кайда урнашуын белмәүчеләр дә бардыр әле...

- Безнең адрес: Балтач бистәсе, Булатов урамы, 24/2 нче йорт (прокуратура бинасының ишегалдында). Эш сәгатьләре - дүшәмбе, чәршәмбе, җомга иртәнге сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр, ә сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне сәгать 8.00дән 13.00гә кадәр эшлибез. Рәхим итегез! Сораулар булганда, 2-44-34, 2-57-33 телефон номерларына шалтыратырга да мөмкин.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш - Ясминә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250