Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәнсезлекме бу... (+фоторепортаж)

Узган ел Балтач бистәсенең Шушма буенда бик матур парк төзелде.

Редакциябез белән янәшә булган әлеге парктан райондашларыбыз өзелми. Язгы ташу карарга да киләләр, парк белән дә хозурланалар. Күңел тынычлыгы алу өчен дә бик рәхәт урын ул. Тик менә шуның кадерен белмәүчеләр, аның матурлыгына кул сузучылар бар. Бирегә балалары белән ял итәргә килүчеләр, аларга күз-колак булсын иде. Әти-әни игътибарыннан читкә киткән бала, көздән чәчеп калдырган, әле юньләп тишелеп тә чыгарга өлгермәгән печән уҗымы өстеннән рәхәтләнеп таптап, изеп йөри. Матурлык өчен куелган ташларны теләсә-кая ата. Ярар инде, балалар аңламаска да мөмкин. Тик салкын көзге көннәрдә бюджет учреждениесендә эшләүчеләр көче белән утыртылган чәчәк һәм куакларга зыян китереп, шулар өстеннән йөреп, чиләк белән туфрак тутырып алып китүчеләрне ничек аңларга? Әллә инде бездә хәзер гади туфрак та дефицит әйберме?

Әлеге паркка балалар өчен уен мәйданчыгы эшләнде, бирегә килеп ял итүчеләр өчен утырып торырга заманча эскәмияләр куелды, тик инде аларына да төрле рәсемнәр, язулар ясарга өлгергәннәр. Хөрмәтле райондашлар, үзебез барында балалар төрле зыян китергәнне, бездән башка булган вакытта алар нинди адымнарга барыр? Шушы хакта уйлансак һәм балаларыбызга тирә-юнебезне сакларга, күпме кеше көче белән тудырылган матурлыкка кул сузмаска өйрәтсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк Шушма буе паркы