Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөнәвәрә әби парлы тормыш серләре белән уртаклашты (+фото)

Пыжмара авылында яшәүче Мөнәвәрә һәм Рашит Шакировлар 67 ел бергә гомер кичерә.

Җиде дистәгәгә якын ел бер-берсенә булган мәхәббәтне, ихтирамны саклап калган Шакировлар 1952 елда Магнитагорский шәһәрендә кавыша. Мөнәвәрә апа  туганнары янына бераз акча юнәтү максаты белән эшкә килгән була. Ә Рашит абыйның бу чакта Читада хезмәт иткән чагы. Яшьләр биредә озак яшәми, Рашит абыйның әнисе чакыруы буенча яшь гаилә авылга кайтып төпләнә.

 Ир белән хатын хезмәт юлларын лаеклы үтәләр, һәрчак туган җирләрендә, үз авылларында илебез һәм гаиләнең иминлеге өчен тир түгеп эшлиләр. Алар өчен иң мөһиме өй төзү, балаларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләү, ата-аналарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтү була.

Кунакчыл ата-ана йортының ишекләре сөекле балалары өчен һәрвакыт ачык. Онык-оныкчыклар бирегә игелеклелек чаткылары, киңәш алырга ашыгалар, балалары һәр нәрсәдә әти-әниләренә булышалар.

Бу гаилә районда да, авылда даһәркем өчен үрнәк булырлык. Хезмәт сөеп, әти-әниләрен хөрмәтләп яшәгән, 6 балага гомер бүләк итеп, чын кешеләр итеп тәрбияләгән Шакировларга сокланмый мөмкин түгел.

– 67 ел төш кебек кенә узды да китте. Гаилә бәхете хатын-кызның тугрылыгына, зирәклегенә, сабырлыгына бәйле, –  ди Мөнәвәрә апа. – Кайнанам белән 27 ел бергә тордык. Сүзгә килеп яшәмәдек. Балаларны тәрбияләшкәндә зур терәк, без эштә чакта йортка күз-колак булды. Шуңа да яшьләргә әйтәсе килгән теләгем шул: сүзгә килеп яшәмәгез, өлкәннәрне хөрмәтләгез.
Әти-әниләргә, өлкәннәргә хөрмәт гаиләдә беренче урында. Традицияләргә тугрылык, хезмәтне ярату һәм бер-берсенә булган хөрмәт аларның тормышларын бөтен, ә йортларын бәхетле иткән. Биредә бар нәрсә дә биредә  тату һәм нык гаилә яшәве хакында с

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев