Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мобиль хезмәт» — Биктәштә!

23нче май көнне Биктәш авыл клубында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге - «Наз» хезмәткәрләре «Мобиль хезмәт» исемле чара уздырды.

Очрашу Иске Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәшит Насыйбуллинның Биктәштәге чүплек турындагы кискен белдерүе белән башланды: «Авылыгызда чүплекне бетерәбез. Чүпләрегезне күрше Яңа Салавыч яисә Иске Салавычтагысына түгүегез сорала».


Бу сүзләр залдагы тынлыкны бозды. Очрашуга килгән авыл халкы: «Без нишләргә тиеш?» - дигән аптыраулы сорау бирде. Олы яшьтәге кешеләр өчен авылда чүплек булмау бер дә уңай түгел шул. Аларның зарын ишетерләрме? Билгесез калды.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина бүлек аша бирелә торган ял йортларына, шифаханәләргә путевкалар, инвалидлар өчен техник чаралар, күп балалы гаиләләргә күрсәтелүче материаль ярдәм, түләүле операцияләр хакында сөйләде.


Дәүләт алкоинспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыров исә, алкоголь эчемлекләр һәм аларны сатуга бәйле законнар белән таныштырды, кулланучыларның хокукларын яклау хакында сөйләде һәм биктәшлеләрне кибеттә срогы чыккан товар күрсәләр, алкоголь сатуга бәйле закон бозу очракларына тап булсалар, хәбәр итәргә чакырды.
Полициянең участок вәкиле Фердинант Гыйлемҗанов мошенниклардан саклану чараларына өйрәтте, аларны танып алу серләрен аңлатты. Андый кешеләр күренсә, шунда ук үзенә хәбәр итәргә кирәклеген дә искәртте. «Мошенниклар ялгыз яшәүче картлар өчен аеруча куркыныч. Таныш түгел кешеләрне өйләрегезгә кертмәгез, шикләнсәгез хәбәр итегез», диде.


Очрашу барганда психологлар балаларны урамда төрле уеннар уйнаттылар. Очрашуның сорау-җавап өлешеннән соң күп балалы гаиләләр сәхнә түренә чакырылды. Федоров, Нуриев, Михайлов, Александров гаиләләре бүләкләнде. Шулай ук 57 ел бергә гомер иткән Елизавета һәм Вячеслав Ивановлар гаиләсен дә аерым котлап үттеләр. Чараны оештыручылар спонсорлык ярдәме күрсәткән Илдус Гайсин, Наил Мостафин, Кадрия Латыйповага зур рәхмәтләрен белдерделәр. Биктәш авылының 57 ел бергә гомер иткән пары Елизавета һәм Вячеслав Ивановлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250