Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мобилизацияне кырысландыру турында закон проектын беренче укылышта кабул иткәннәр

Әлеге закон проекты Конституциягә туры килми.

Украинаның югары Радасы мобилизацияне кырысландыру турында зур ыгы-зыгы тудырган закон проектын беренче укылышта кабул иткән. Депутат Алексей Гончаренко бу хакта үзенең телеграм-каналында язган дип, хәбәр итә «РИА-Новости». 

«Рада мобилизация турында Хөкүмәт законы проектын кабул итте. 243 депутат аны хуплап тавыш бирде», — дип язган депутат. Аның әйтүенчә, документны тагын икенче укылышта карарга туры киләчәк, проектка төзәтмәләр кертеләчәк. Гончаренко үзенең проектка каршы тавыш бирүен белдергән. 

Депутат Ирина Геращенко сүзләренә караганда, тавыш бирү вакытында Украина кораллы көчләре башкомандующие Валерий Залужный (массакүләм матбугат чаралары аны тиздән отставкага китәчәге турында яза) булмаган. 

«Хөкүмәтнең закон проекты белән оборона министры Рөстәм Умеров таныштырды. Башкомандующий залда юк иде. Гәрчә Владимир Зеленский офисы проект белән таныштыруны аңа йөкләп калдырырга ниятләгән булса да», — дип язган телеграм-каналында. Геращенко әйткәнчә, әлеге закон проекты Конституциягә туры килми.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мобилизация