Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мондый үлем көтмәдем...бәет

Җан кыйгач акланыр өчен 40 сәбәп тапмагыз...

Рамазан айлары җитте,

Килер аннан гаете.

Мин язамын, сез укырсыз

Рауза апа бәетен.

Балтачка барырга, диеп,

Чыккан идем юлларга.

Әҗәлем сагалап торган

Мине шушы юлларда.

Очып килгән бер машина

Алды бит җаннарымны.

Юыгыз сез бик әйбәтләп

Юлдагы каннарымны.

Машина килеп бәрдергәч

Сынды бөтен саннарым.

Кем уйлаган шушы юлда

Чыгар, диеп җаннарым.

Күккә очып китте гәүдәм

Җиргә төште шапылдап.

Газраил тиз килеп җитте

Озак ятмадым ахылдап.

Нургалием бик елама

Сабыр итәргә тырыш.

Гөрләп барган чагында да

Туктала икән тормыш.

Балаларым, киленнәрем

Сез дә сабыр булыгыз.

Онытмыйча минем өчен

Һәр көн дога кылыгыз.

Шоферлар сезгә әйтәмен

Карамыйча чапмагыз.

Җан кыйгач акланыр өчен

40 сәбәп тапмагыз.

Сезнең тизлеккә бәйләнгән

Җәяүленең гомере.

Юлда түгел, өйдә булсын

Бәндәләрнең үлеме.

Ямьле җәйләр җиткәч кенә

Килмәде бит үләсем.

Кермәде бит төшләремә

Кара гүргә керәсем.

Яшәүләре рәхәт иде,

Җирдән туеп китмәдем.

Үз үлемемне көтә идем,

Мондый үлем көтмәдем.

Тәкъдиргә шулай язылгач

Бер хәл дә эшләп булмый.

Сагынсаң да, саргайсаң да

Күрергә кайтып булмый.

Каберемә килеп йөрегез,

Чәчәкләргә күмегез.

Мин сездән дога көтәрмен

Һәр көн дога кылыгыз.

Барыгызга риза-бәхил,

Тыныч –имин торыгыз.

Авыр чакта бер-берегезгә

Ныклы терәк булыгыз.

Апагызны ташламагыз,

Иң авыры аңарга.

Бу минем соңгы васыять,

Сау булыгыз балалар.

Автор.

фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәет