Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәрдановлар гаиләсе «Сити-фермер» һөнәрен үзләштерәчәк (+фото)

Кариле авылында яшәүче Мәрдановлар гаиләсе «Ярдәмләшеп үсәбез» яшь гаиләләр конкурсында җиңүче булды.

Татарстан Республикасы авыл территорияләрендә яшәүче яшь гаиләләр арасында «Ярдәмләшеп үсәбез» дигән республика конкурсы игълан иткән иде. Конкурс яшь гаиләләр республика җәмәгатьчелеген формалаштыру һәм үстерү, шулай ук авыл территориясендә яшәүче яшь гаиләләр арасында инновацион технологияләр буларак, прогрессив үсемлекчелек тармагын гамәлгә кертү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Шунысын әйтергә кирәк, проект Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Конкурста республиканың 23 районыннан 50 гаилә катнашты. Балтач районы данын исә Субаш җирлегеннән Хөснетдиновлар гаиләсе һәм Кариленнән Мәрдановлар яклады. Иң сөенечлесе шул: финалга чыккан сигез гаилә арасында безнекеләр дә бар, Мәрдановлар гаиләсе җиңүче булып танылды.

Конкурста катнашу нидән гыйбарәт иде соң дип кызыксыныр укучыларыбыз. Гаиләләр авыл тормышын чагылдырган бер минутлык видео эшләргә тиеш иде.

Мәрдановлар гаиләсе күпләр өчен үрнәк гаилә. Яшь гаиләдә берсеннән-берсе матур, сәламәт өч бала: Раил, Раян, Раида үсеп килә. Гаилә башлыгы Раушан Тимирязев исемендәге хуҗалыкта инженер булып эшли, Роза исә хуҗабикә. Дәүләт ярдәме белән яңа йорт җиткереп, башка чыкканнар. Олы юлдан узган чакта аларның йортына игътибар итмәгән кеше юктыр. Балалар өчен Раушанның үз куллары белән ясаган уен мәйданчыклары, өй каршында Розаның тырышлыгы белән булдырылган матурлык күпләрне көнләштерерлек. Биредә пальмалар да үсә, мультфильм геройлары да кунакка килгәннәр. Бал кортлары белән оясына кадәр бар хәтта. Ә монысы юкка түгел дияр әлеге гаиләне якыннан белгәннәр. Чөнки Раушан Нормабашның данлыклы кортчысы Гөлсура Мәрданова улы. Мәрдановлар бик тырыш гаилә. Җәен бакча тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерәләр. Зур теплицалары бар. Бу юнәлештә Розаның кулларына күзләр тимәсен дияргә генә кала. Сосна авылының гомер буе агроном булып эшләгән Рафис Габделхаковның дәвамчысы бит ул. Кызганыч, Рафис абый да, Гөлсура апа да бүгенге көндә мәрхүмнәр, әмма аларның киңәшләре, өйрәткәннәре балаларына тормышта бүгенге көндә нык ярдәм дияргә кирәк.

Нәсел дәвамчылары булган балалар да берсеннән-берсе уңган. Алар катнашкан бәйге-конкурсларның очы-кырыена чыга торган түгел, шигырь дә сөйлиләр, бииләр, җырлыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, рәсем ясыйлар. Әле аның өстенә оста актерлар да. Мәрдановларның «Ярдәмләшеп үсәбез» яшь гаиләләр конкурсында җиңүләрендә балаларның өлеше зур дияргә кирәк. Чын актерлар кебек бөтен җирен килештереп, кечкенәдән әти-әниләренә булышып яшәүләрен республика дәрәҗәсендә исбатлый алды нәниләр.

Шушы көннәрдә Казаннан кайткан белгечләр җиңүче гаиләгә экобокс тапшырды. Хәзер Мәрдановлар «Сити-фермер» киләчәк һөнәрен үзләштерәчәк – моның өчен алар прогрессив үсемлекчелек буенча белем бирү программасы узачак һәм ел дәвамында экобоксларда үсемлекләр үстерәчәк (үсемлекләрнең үсүе һәм җимеше өчен барлык шартлар тудыручы ябык экосистемадан гыйбарәт җиһазлар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев