Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәрхәмәтлелек китапханәчеләрнең күңел түрендә

Тумыштан язмыш сынавына дучар булган балалар да бу тормышта яшәү өчен көрәшә, һәрбер көннән ямь табарга омтыла.

Аларга әлеге эшләрендә ярдәмгә килеп, күңелләрен үсендереп торучылар да бар. Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - 2021” акциясе кысаларында китапханәнең якын дуслары Гозәерова Ясминә һәм Галимуллин Идристә кунакта булдылар.
Район үзәк китапханәсе белән без тыгыз элемтәдә торабыз, - ди нурлы йөзле Ясминәнең әнисе Айгөл ханым. Китапханәчеләр кызыбыз янына килгәч аны төрле китап һәм журналлар белән таныштыралар, шунысы сөендерә, алар безгә бик еш киләләр һәм гел балабызның хәлен сорашып торалар, үзе белән телефоннан да сөйләшәләр. Үзебез дә үзәк китапханәгә барабыз, алар үткәргән төрле бәйгеләрдә катнашырга яратабыз. Әлеге очрашудан соң да Ясминә бик сөенеп, китапханәчеләргә рәхмәтле булып калды. Ясминәбезне хөрмәт итеп, яратып килгән апаларга зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелек