Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәүдән әйләнеп кайткан Көшкәтбаш (+фоторепортаж)

Көшкәтбаш авылында ял көне үзенчәлекле тантана булуын инде җиткергән идек. Бүләк ителгән картиналар авторы белән дә якыннан таныштырырга вакыт җитте.

Ул - Фаяз Сафин  Фарис улы, 1961 елның 20 июлендә Көшкәтбаш авылында туа. Аңа 3 яшь чагында аларның гаиләсе Мәскәү шәһәренә китә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң егет Мәскәү сәнгать көллиятен тәмамлый. 1979 -1981 елга кадәр Калуга өлкәсендә армия сафларында хезмәт итә. Бу чор тәмамлангач, аныӊ алдында зур сорау туа: кем булырга,  әллә художник, әллә инде хәрби хезмәткәрме?  Юллама белән кайткан, имтиханнарны уӊышлы тапшырган солдатны  Мәскәү шәһәре  хәрби училищесы ике куллап кабул итә.   Аны тәмамлагач Фаяз Сафин  1985-1986 елда Новгород өлкәсе Валдай шәһәрендә хезмәт итәргә җибәрелә  1986 елдан яӊадан башкалага, Мәскәүгә кайта һәм анда  21 ел  үзен  хәрби  хезмәткә багышлый,  1995 елдан 2007 елга кадәр часть командиры була, подполковник званиесе бирелә. Отставкага чыккач  Мәскәүдә  2012 елга кадәр Ростехнадзорда бүлек җитәкчесе булып эшли һәм  2012 елдан бүгенге көнгә кадәр ул “Алтын “ акционерлык җәмгыятендә генераль директор ярдәмчесе вазифасын башкара.

Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә  тормыш итүче  Фаяз Сафин үзенеӊ туган авылын, анда яшәүче туганннарын һәрчак истә тота, еш авылга кунакка кайта. Әнә шул кайткан вакытларында Көшкәтбашныӊ гүзәл манзарасын фотоларга төшереп, башкалада, күӊелдә туган якны сагынган хисләр бөтерелгәндә, үзнеӊ картиналарында чагылдыра. Бу очракта аныӊ тормыш иптәше Зөлфия Ислам кызы  теләктәшлек итә, картиналарга үзенеӊ фикерләрен белдерә. Гаиләдә  ике егет тәрбияләп үстергәннәр алар. Инде алар Мәскәү кешеләре булсалар да, әти кеше алар күӊеленә шушы якныӊ гүзәл табигатен, кешеләрнеӊ мөләемлыгын  сала алган.

Картиналарны кабул итүгә  Көшкәтбаш мәктәбе укытучылар ныклап хәзерләнгәннәр, галерея тора торган бүлмә ремонтланган, буялган.  Аларныӊ хезмәтен килгән һәрбер кеше билгеләп узды, дөрестән дә шушы кечкенә авылда олы йөрәкле кешеләр яши шул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы