Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муса Җәлилне Балтачта да онытмыйлар

25 август – җәлилчеләрне искә алу көне, быел районыбызга шагыйрьнең кызы, оныгы һәм оныкчыгы кайтты.

1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, татар халкының күренекле шәхесе, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр.

Башлары гильотина пычагы астында салдырылган каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен да кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары. Алар, иң беренче чиратта – безнең, татар халкының горурлыгы.

Җәлилчеләр “Идел-Урал” легионында дошманга яшерен оешма оештырганнар. Партизаннар белән элемтә булдырган, листовкалар тараткан, Кызыл Армия белән кушылыр өчен легион восстаниесе әзерләгәннәр. Әмма, сатлыкҗан аркасында, гамәлләре барып чыкмый. Яшерен эш итүче совет солдатларына карата суд эше кузгатыла һәм, 6 айдан соң, аларны җәзалап үтерәләр. Плетцензее төрмәсе гильотинасында батыр йөрәкле унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның башлары чабыла...

Әлеге истәлекле дата районыбызда да зурлап билгеләп үтелә. Быел исә Муса Җәлилнең кызы Чулпан кызы һәм оныгы белән Балтачыбызга кайтты. Ул Карадуган авылында «Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы» музеенда булды, районның истәлекле урыннары белән танышты.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил Җәлилчеләр