Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музейлы Борнак

Чүлмәк тавы, Кәбестә һәм Мишка дугайлары, Бай коесы, Бака күле белән гүзәл булган Борнак авылы бүгенге көндә тулы канлы тормыш белән яши. Үткәннәрне онытмый, киләчәккә зур өметләр белән атлый.

Мәдәниятне үз иткән авылда соңгы елларда клубның гына эшчәнлеге сүлпәнләнде, ди авыл халкы. Сәбәбе дә бар: мөдир вазыйфасы буш тора икән. Сәнгать җитәкчесе Чулпан Гыйләҗетдинова эшчәнлегенә тел-теш тидерерлек түгел, балалар белән бик эшли, күп биюләр өйрәнделәр, тик мөдир булмау үзен бик сиздерә, диләр. Аның каравы китапханә гөрләп эшли. Мөдир Лилия Хәбибуллина тырышлыгы белән биредә музей да булдырылган, 200 тирәсе экспонат белән башлангыч алган музейда бүген аларның саны 400гә җиткән.

- Үз эшенең фанаты инде ул Лилия. Һәр эшне намус белән җиренә җиткереп башкара. Китапханә эшчәнлеге дә гөрләп бара. Зур тырышлык белән музей булдырып, балаларда кече яшьтән үк ватанпәрварлык хисләре тәрбияли. Бакча балалары да, укучылар да биредә көтеп алынган кунак. Авылыбызга кем генә килсә дә, музейда булмыйча китми. Хезмәте, тырышлыгы өчен зур рәхмәт аңа, - ди җирлек җитәкчесе Шамил Хәбибуллин.

Тырышлыгын район җитәкчелеге дә күргән. Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, үзенә район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылган. Музейдан кеше өзелмәсә, тарих онытылмаса, бу хезмәтемә иң олы бәя, ди Лилия Хәбибуллина.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250