Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 25 июльгә кадәр озайтылды

Хәзер премиядә катнашу өчен гаризалар 25 июльгә кадәр мывместе.рф сайтында кабул ителә.

1,5 ай эчендә премиягә Россиянең 85 регионыннан 15 меңгә якын гариза кергән. Әмма гаризалар кабул итү кампаниясенең соңгы көнендә премиянең оештыру комитеты волонтерлардан, коммерцияле булмаган оешмалардан һәм эшмәкәрләрдән, дедлайн-гаризаны озайтуны сорап, йөзләгән мөрәҗәгать кабул итте. Хәзер премиядә катнашу өчен гаризалар 25 июльгә кадәр мывместе.рф сайтында кабул ителә.

"#МЫВМЕСТЕ премиясе «Россия иреклесе» («Доброволец России») Бөтенроссия конкурсының логик дәвамы булды. Узган ел коронавирус пандемиясе һәм #МЫВМЕСТЕ Бөтенроссия акциясе социаль активлыкка һәм волонтерлыкка профильле коммерцияле булмаган оешмалар һәм аларның активистлары гына түгел, ә битараф булмаган гражданнар, бизнес-профессионаллар да кушылуын күрсәтте. Бу премиядә чагылыш тапкан - бу волонтерлар өчен конкурс түгел, ә кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән гражданлык активлыгын һәм инициативаларын тану. #МЫВМЕСТЕ премиясе шул исемдәге акция традицияләрен дәвам итәр һәм эшкуарлык бергәлегенең, медиа, КБОның, шулай ук чит ил коллегаларыбызның иң яхшы тәҗрибәләрен берләштерер дип ышанам", - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) башлыгы Ксения Разуваева.

Чараның тулы нигезләмәсе белән биредә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #мывместе