Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әнә теге малай”

Мин, инде туксанга якынлашып килгән өлкән кеше. Язмамның исемен "Әнә, теге малай" дип тикмәгә атамадым. Бу, кем тарафыннан әйтелгәндер, белмим... Әмма ул, менә инде 70 елдан артык гел минем хәтер түрендә. Әйтерсең, кемдер аны оныттырырга ирек бирми, әледән-әле пышылдап кабатлап тора.Балтач авылында бу сүзләрне искә төшереп торучы урыннар да байтак...

1943 елның февраль аенда 1925,1926 елгы яшьләрне сугышка мобилизацияләү максатыннан физик хәзерлекләрен тикшерү максатыннан уздырылган чаңгы ярышы. Ул Нариман урамында урнашкан "пожарное депо" янында иде. "Старт" та "финиш" та шунда!

Мөгаен, биш чакрымга исәпләнгән трасса булгандыр. Бу ярышта катнашкан, Ватан сугышында катнашкан Балтач авылы егетләренең кайберләрен Ибәтуллин Нигъмәт, Вәлиев Рәфкат, Мөҗипов Фәрит, Мортазин Гыйният һәм башкаларны хәтерлим эле.

Ярышны оештыруда чабып йөрүче бер кыз хәтердә калган. Ул Балтач мәктәбе өлкән вожатые булган Шиһабиева Фатыйма.

Ниндидер күңел күтәренкелеге, патриотизм рухы чагылу сизелә иде малай-шалайларда да. Безнең дә стартка басасы килгәндер. Бәлки оештыручылар арасында да мондый рухны хуплаучылар булгандыр. Чаңгылы малайларны бәлки "стартка" басарга өндәүчеләр дә табылгандыр? "Салпы якка салам кыстырып, мактап та җибәргәннәрдер.. Шул рәвешчә, мин дә стартка басканмындыр.

Ике аякта ике төрле чаңгы. Берсе тактаны кайнар суда пешекләп үзем ясаганы, икенчесе кемнәндер алынган сынык парның исән калганы. 60-70 сантиметр озынлыктагы башы артыграк кәкрәйгән чаңгы. Таяклары Сосна тавында үскән чикләвек агачыннан. Чаңгы бавы каештан, ә итеккәбәйләгечләре чабата киндерәсе иде.Шундый кыяфәттә малайларча горурлык, әллә инде бераз масаеп чаңгычы егетләргә ошарга тырышыпмы, бер егеткә бирелгән "марш" командасы белән мин дә юлдан шап-шап иткән такта тавышлары чыгарып кузгалып киттем.

Чаңгычы егетләр мине уза торды. Алар артыннан мин дә элдердем, алга чаптым. Шушманы чыкканда өелгән кар тавыннан аска да тәгәрәдем әле. Трассаны ничек үткәнмендер, төгәл исемдә калмаган. Мине егетләр гел уза тордылар. Аларның минем арттан куып әйткән сүзләре:
"Әй, малай, чык юлдан! Ычкын, юл бир, борын астын җебегән ич, бегир малай, чәләк-чәләк (монысын удмурт егетләре тарафыннан әйтелгәндер), әйдә, татар малай, тизрәк-тизрәк!" һәм башка сүзләр иде алар.

Ниһаять, мин трассаның соңгы борылышында.Үземчә ашыгам. Капка төбендә Гафетдин абзый куренде. Ул миңа таныш, балта остасы. Һәр елны Шушма елгасы аша бердәнбер күперне март-апрель айларында ремонтлыйлар иде.Мин шунда йомычка җыярга төшә идем. 9-10 метрлы бүрәнәләрне субай сугарга (елгага вертикаль кагу)әзерлиләр. Гафетдин абзый еш кына үзенең яраткан сүзен: "Элдер моннан" дип кабатлый, ягъни йомычкаңны ал да, тай моннан дигән сүз ул.

Мине танып, "Мәгъсүмҗан, син башмы, эллә арттанмы, алдыңда да, артыӊда да кеше юк. Әйе, чабасың икән шул.Элдерт әйдә, хутың булса"- дип миңа көч-куәт биреп калды. Урамда мине карап калган бердәнбер кеше иде ул.

Миндә финишка килеп җиттем.

Мине, биш километр араны үтеп килгән өченче класста укучы малайны, финишта кем-ничек каршылаган, нинди мактау сүзләре әйткән, берсен дә хәтерләмим. Булмагандыр алар...

Ә менә кемнеӊдер кычыкрып: "Әнә теге малай!" - дигән ярым елмаеп, ярым сәерсенеп, ярым шатланып әйтелгән сүз истә.

Үзара киңәшепме, әллә уйланыпмы, ярышны оештыручыларның берсе (ир кеше хәрби киемдә иде) мине чакырып, ниндидер кечкенә кәгазь бирде. "Столовойга бар, сине ашатырлар", - диде. Бу зур бәяләү булгандыр! Чөнки 1943 ел, сугыш, авылда ачлы-туклы яшәү чоры. Ашханәдә бушка ашау өчен рөхсәт язуы - талон.

"Теге малайга" әйтелгән рәхмәт тә, аның беркем кушмыйча стартка басып биш чакрымлы трассаны үтүенә гаҗәпләнү, соклану да, бәлки әтисе сугышта 1941 елда ук үлгән ятим бала икәнен белеп кызгану тойгысы да шушындый малайларның илнең киләчәк язмышы өчен кирәкле булуын аңлау һәм башка киләчәккә юнәлдерелгән, сыйдырган уйлар, кузаллауларны булгандыр бу талонда.

Финиш урыныннан горур атлап ашханәгә барганымны һәм ашап чыкканымны яхшы хәтерлим. Ашханә ул чорда Балтачның "Татторг" урамында, Сабирҗан мулла өйләренең аскы катында иде. (Соңыннан китап кибете, пионерлар йорты, фотография салоны итеп файдаланылды).

Бу - бер мизгел булып калган сугыш еллары вакыйгасы, авыр балачак хатирәсе!

Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов,
Тыл ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250