Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наил Гыйләҗев үз юбилеена нәрсә әзерләгән

Бүген Республикабызныӊ төрле районнарыннан килгән кунакларны «Сельхозхимия» берләшмәсе яӊарып, үзгәреп каршы алды.

Берләшмәнеӊ идарә бинасы, яӊа урында заманча җиһазландырылган клуб һәм башка урыннарны карап йөргәндә, кунакларныӊ берсе, «Наил үзенеӊ юбилее елында күп эш башкарган икән», дип куйды.
Дөрестән дә, берләшмәнеӊ һәр бүлегендә үзгәрешләр күп. Килгән җитәкчеләр Арбаш карьерында булып, урында төрле фракцияле таш җитештерү белән танышкан вакытта да соклануларын яшермәделәр. Югыйсә, карьер ачып, таш чыгару читтән караганда бик җиӊел тоела бит. Берләшмә җитәкчече әйткәнчә, хәзерге вакытта таш чыгарыла торган кишәрлекне рәсмиләштерү үзе 4 елга сузылган. Аӊарчы таш алынган җир, тәлапләргә туры китереп, сөрүлек җире буларак, кире файдалануга тапшырылган.

Берләшмәнеӊ төп базасында да башкарылган эшләр бихисап. Әмма аларны тотрыклы җитештерү һәм финанс ныклыгы булганда гына эшләп була. Ә менә монысын инде «химиялеләр» үз җиренә җиткереп эшләүчеләр. Барлык күрсәткечләрне башкалардан калку итеп үтәп, Балтач «Сельхозхимия» берләшмәсе 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында үз оешмалары арасында беренче урынга лаек!
Берләшмә эшчеләренеӊ җитәкчеләренә, ә җитәкчеләре Наил Гыйләҗевнеӊ үз юбилеена ясаган саллы бүләге бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250