Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Намуслы хезмәт – йөз аклыгы ул

Кеше тормышы аккан су кебек эзсез генә югалмый, төбенә-тамырына төшенеп карый башласаң, нәсел сыйфатларының буыннан булган өзлексез чылбыр кебек дәвам иткәне, тырыш һәм сәләтлеләрнең тормыш һәм хезмәт юлын матур хатирәләр белән бизәп үткәне ачыклана.

Бу көннәрдә 80 яшен тутыручы, район тормышында бик җаваплы пост биләп, замандашлары арасында тирән ихтирам казанган Роза Хәмитовна Галиева белән эчкерсез әңгәмә корып утырдык әле.
Ул егерме елдан артык район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшләде, алышынган җиде рәиснең эш алымнарына, тәртип-кәефенә яраклашып, ипле, тыйнак кына, артык берәү белән дә низагка килмичә, үз вазыйфасын җиренә җиткереп намус белән башкарды.
Роза ханымдагы иң күркәм сыйфатлар, иң әүвәл гаиләдә тәрбияләнеп, әти-әнисеннән, нык тамырлы нәсел агачыннан ук килә икән. Аның әтисе Хәмит Галиевның үз кулы белән русча шул хәтле грамоталы итеп тигез, матур хәрефләр белән язылган автобиографиясен күреп шаккаттым.
Ә инде Роза апаның әнисе Сылу Насыйрова, абыстайда белем алып, 17 яшендә үзе укыта башлый, аннары Дөбъяз детдомына эшләргә җибәрелә. Аннары туган ягына кайткач, китапханә һәм уку йортына мөдирлек итә. Аның күпкырлы тирән белемен, оештыру сәләтен бәяләп, 1938 елда «Хезмәт» газетасына редактор итеп билгелиләр.
Хәмит абый белән Сылу апа тигез, бәрәкәтле тормышта өч бала үстереп, аякка бастыралар, аларга югары белем алырга мөмкинлек тудыралар. Иң олысы Ләлә медицина юлыннан китә, аспирантура бетереп, Мәскәүгә барып урнаша, шөкер, әле дә исән, туганнары белән хәбәрләшеп яши. Кече энеләре Альберт инженер, Биектауда яши.
1934 елның декабрь салкынында дөньяга килгән Роза, киң, якты карашлы әнисенең картаймыш көнендә төп терәгенә әверелә. Ул педагогия институтын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, завуч булырга сәләтле дигән рекомендация белән Пенза өлкәсенә укытырга җибәрелә, анда берничә елдан мәктәп директоры була, шунда яшәгәндә искиткеч тәртипле, ипле, әдәпле булган Рөстәм исемле укытучы егеткә кияүгә чыга һәм алар Балтачка күченеп кайталар.
Роза Галиева балалары әле кечкенә булганлыктан, башлангыч классларда укыта башлый. 3-4 елдан соң һич көтмәгәндә март ае уртасында аны зур йортка дәшеп алалар һәм район Советы башкарма комитеты секретаре вазыйфасына үгетләргә тотыналар. Күрәсең, аның тирән белемле, җитди, конкрет, ачык фикерле, төпле акыллы, бик эшлекле кеше булуы мөһим роль уйнагандыр. Бу көтелмәгән тәкъдимнән югалып калган Роза Хәмитовна, партия членына карышып торуның файдасыз икәнен аңлап, үтә четерекле җаваплы вазыйфага ризалашырга мәҗбүр була.
Иң әүвәл бөтенләй таныш булмаган тармакта эшкә өйрәтүдә район Советы башкарма комитеты рәисе Касыйм Закирович Тимеровның зур ярдәмен тойдым. Ул нык дисциплинага күнеккән төгәл, таләпчән, шактый кырыс кеше булса да, бик кешелекле, ярдәмчел иде, һәр кешенең уңышлы якларын күреп алып, гадел бәяләде, кимчелекне кабатламаслык итеп каты таләп куя иде, - дип искә ала Роза Хәмитовна.
Башкарма комитет секретаренең эшчәнлеге гаять күпкырлы, шуның бер өлеше авыл советларына җитәкчелек итү һәм юнәлеш бирүдән гыйбарәт. Бу яктан үзе төшенеп бетмәгән эш алымнарын һәм документация нечкәлекләрен Роза Хәмитовна Нөнәгәргә барып өйрәнә. Биредә районга данлыклы авыл советы башкарма комитеты рәисе Мәсрүрә апа һәм һәр эшне җиренә җиткереп башкарып, төгәллеге белән уңай яктан телгә кергән Гайфи абый район масштабындагы яшь секретарьга эш рәтенә төшенергә, тәҗрибә тупларга, кешеләр белән эшләү тәртибенә төшендерә.
Халык белән җитәкчелек иткән, зур оештыру чаралары башкарган партия һәм совет эшчәнлеге ул чорда тайпылышсыз мәҗбүри бер схемага корылган иде - Советта иң кимендә квартал саен сессияләр уздыру, 15 көн саен район Советы утырышлары үткәрү өчен күпме көч, тырышлык куелганын шуның эчендә кайнаган кеше генә белә.
Бер утырышка хәтта егермешәр көн тәртибе әзерләнеп кертелә иде. Аларны оештырып башкарып чыгу эшләренә җаваплы итеп куелганга күрә гел киеренке халәттә, тыгыз режимда күп энергия сарыф итеп эшләргә туры килде. Аларны әйбәт кенә уздырып җибәрсәң дә әзрәк тынычланып йөрергә җае юк, чөнки беркетмәләрне бөтен таләбенә туры китереп, закон кысаларына яраклаштырып, ун көн эчендә Министрлар Советына, ТАССР Верховный Совет Президиумына җибәрергә кирәк. Әле җитмәсә, депутатлар катнашында даими комиссияләр эшчәнлеген дә тәртипләп, регуляр алып баруны миңа йөкләделәр, андагы эшнең очы-кырые юк иде, эш сәгатенә генә сыешмадык, ярый өемдә тыныч булды, - дип сөйли Роза Хәмитовна.
Архивта эшләгәндә, миңа рәсми оешмаларның документларын гел туплап барырга туры килгәнгә күрә, Роза Хәмитовна эшләгән чорда делоларның бик тулы һәм җентекле булуына игътибар иткән идем, алардан күп файдаланырга туры килде. Яңгулдан мәрхүм Әхмәтхан Гарипов әйтмешли, Роза апа кулы тигән документация «чиккән-теккән, кырые бөккән» калын һәм саллы делоларда күпме тарихи бай мәгълүмат сыйдырганлыгы ачыклана. Ә инде сайлаулар үткәрүдә секретарь өстенә төшкән җаваплылыкны әйтеп -сөйләп бетерерлек түгел, һәркайда, һәркемнең 100 процент тавыш бирүдә катнашуын тәэмин итү өчен күпме тынгысыз чаралар башкарырга туры килә.
Алда әйткәнемчә, секретарьга шулай ук авыл советлары эшчәнлегенә юнәлеш бирү, аларга методик ярдәм күрсәтү, бөтен документациясен контрольдә тоту да йөкләнгән була. Ә урынга барып, ярдәм итеп тикшереп кайтыр өчен транспорт юк. Бу яктан Салавыч авыл советында эшләгән батыр йөрәкле, тәвәккәл, тыштан усал күренсә дә, бик кешелекле, нечкә күңелле Гөлфәния Гарифуллина һәрчак ярдәмгә килә, Роза апа аны, башка хезмәттәшләрен һәм аңлашып эшләргә җайлы булган председательләрне зур ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә ала.
Сабыр холыклы, зыялы зат сыйфатларына ия булган ире белән үткәргән тату, тигез тор-мышта ике кыз үстергән, инде оныкларының да яраткан әбисенә әверелгән Роза ханым зур югалтулар кичереп, бүгенге көндә ял саен кайтып, кызы Венера һәм оныкларының хәл белүләрен көтеп яшәсә дә, катлаулы тормыш һәм җаваплы хезмәт юлын намус белән үткәнгә күрә, җәмәгатьчелек алдында йөзе ак, җаны тыныч, эшчәнлегендә берәүне дә җәбер салып каһәрләмәгән, мәгънәле, тулы канлы тормыш юлы үрнәк булырлык. Әле бүген дә ачык зиһенле, җиңел хәрәкәтле, зарланырга яратмый торган көчле рухлы, якты йөзле бу ханымга хезмәттәшләре исеменнән тазалык-тынычлык белән бәрәкәтле озын гомер телибез.
Фото: http://www.proza.ru/2013/07/18/1178

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250