Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нариман урамы машиналар өчен генә, җәяүлегә урын юк (фото)

Балтач үзәгендә транспорт күп, елдан-ел артып тора. Бистә үзәгендә кибет, даруханә, банклар, базар урнашкан, шунлыктан машиналар күп йөри.

Тик менә үзәк Ленин урамын берьяклы хәрәкәт итүгә генә калдырганчы район җитәкчеләре берничә тапкыр уйлап, карар чыгаргандыр. Иң элек Нариман урамын халык өчен уңайлы итеп эшләмәделәр икән?! 7-8 тыкырыклы тар гына урам бит ул. Аның өстенә тротуары да юк (парк янындагы 30-40 метрны санамаганда). Ә җәяүле кеше машина юлыннан бара. Аяк асты тайгак, пычрак вакытларда тыз да быз чабышкан машиналар яныннан ничек йөрергә кирәк. Бу урамда 4 мәгариф учреждениесе бар: 3 балалар бакчасы, гимназия урнашкан. Бигрәк тә юлның "Альпари" кибете яныннан төшеп китә торган борылыш өлеше куркыныч - җәяүлегә урын юк.
Нариман урамы халкы исеменнән Фирдәүсә Мөэминова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250