Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Наркотикларсыз тормыш»

Күптән түгел район башкарма комитетының утырышлар залында Балтач районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырыш кысаларында төрле оешма җитәкчеләре тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды: социаль яклау бүлегенең социаль-куркыныч хәлдәге балалар белән эшчәнлеге; армиягә чакырылучы яшьләрнең наркотик матдәләр куллану-куланмауга карата хәрби-табиблык комиссиясенең эше турында мәгълүмат; җәйге сәламәтләндерү кампаниясе һәм шул җәйге чорда наркотикларга каршы чаралар үткәрү; 14 тән 18 яшькәчә балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштыру һәм башкалар.

– “Наркотикларсыз тормыш” дигән айлык барышында барлыгы 65 чара үтте, – дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов үз чыгышында. – Әлеге чараларда 2500 бала катнашты. Акция кысаларында мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсе нәтиҗәле эш күрсәтте. Әмма без эшләгән кадәре белән генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, бу юнәлештәге эшчәнлегебезне алга таба да алып барырга тиешбез. Район прокурорына кушылып, авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә, авылга кайткан һәр баланы, – студентмы ул, мәктәп укучысымы, 9нчы сыйныфтан башлап, даими теркәп барырга кирәк. Моның буенча эшне хәзердән үк башлау зарур”.

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе вакытында үткән чараларда “Романтик” сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар, “Форпост” оешмасы, “Хыял” яшьләр үзәге һәм башкалар катнашты. Бердәм хезмәт алга таба да таркалмас, уңай нәтиҗәләрен күрсәтер дип ышанасы килә.



Зөлфия Шакирова тәрҗемәсе.

Фото: Наталья Жукова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга каршы