Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"НАЗ" ДА КУНАКТА БУЛДЫК

Яңа еллар якынлашып килгән көннәрдә без - иҗат кешеләре гел төрле очрашуларда булабыз.

Чепьяда урнашкан "Наз" үзәгенең терләкләнү бүлекчәсендә ял итүчеләр белән дә очрашу өчен мине һәм үзешчән көйләр һәм шигырьләр иҗат итүче Фидәил абый Хәйруллины кунакка дәштеләр."Наз"га без килгәндә ял итүчеләр бик шатланып көтеп алып, җылы алкышлар белән каршы алдылар. Очрашу кичәсендә ял итүчеләрне шигырьләр белән рухландырсак, Фидәил абый кулына гармун алып төрле көйләр уйнап, барсын да җырлатып күңелен ачты. Очрашу ахырында күңелле генә аралашып сөйләшкәннән соң, истәлекле фотоларга төшеп ял итүчеләрне яңа еллар белән котлап киттек. Шушы чарага безне хөрмәт итеп чакырган өчен "Наз" үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиевага һәм шушы үзәкнең терләкләнү бүлекчә җитәкчесе Тәнзилә Зәкиевага биредә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәтебезне җиткерәм.

Чулпан Габделганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наз бүлекчәсе