Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Наз” һәм “Волонтер” үзәкләре белгечләре балаларны сөендерде

"3 декабрьдә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Волонтер» иреклеләр үзәге активистлары белән бергәлектә "Күңелле стартлар" дип аталган спорт уеннары оештырды.

Бирегә килгән балалар уйнап кына калмадылар, ә сәламәтлекне ничек сакларга һәм сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге, бар кешенең дә бер үк дәрәҗәдә сәламәт була алмавы хакында фикерләр алыштылар. Алар мөмкинлекләре чикле кешеләргә, бигрәк тә, балаларга тагын да игътибарлырак булырга һәм ярдәм итәргә кирәклеген дә әйттеләр.

"Волонтер" активистлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, балаларны җитезлеккә, тапкырлыкка, уңганлыкка сынап карап, төрле уеннар да үткәрделәр. Ике команда арасында кискен көрәш барды. Аларга бүләккә сувенирлар бирелде", дип хәбәр итә Гүзәл Фатыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250