Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Наз» сагындыра, ди Нурислам әфәнде

Күрше-тирә районнардан, калалардан килеп ял итүчеләр елдан-ел күбәя биредә. Һәр ял итүче «Наз»ны, биредә эшләүчеләрне һәм дә районыбызны ошатып, яратып китә.

Бер танышымның фотосы кирәге чыкты һәм альбом битләрен ача башладым. Шунда күзем 2017 елның февраль аенда Балтач районында урнашкан «Наз» тернәкләндерү үзәгендә төшкән карточкага төште. Иии, өч атна бергә ял иткән газиз җаннар... Шунда ук күңелне шул вакытларның хатирәләре биләде. 

Үземә охшаган, җаным тарткан йөзләр миңа фотодан карап тора. Шушында ук алар турында мәгълүмат та язып куйганмын — Балтач районы Нөнәгәр авылында гомер кичерүче, «Почет билгесе» ордены иясе Гарипов Нотфулла Гариф улы, икенчесе — шулай ук орден иясе Гарипов Фәрит Нурмөхәммәт улы. Алар белән аралашып, вакыт узганын да сизмәдем.

Хәер, бу ял үзәгендә буш вакыт та булмады кебек. Безнең тәннәребезгә саулык иңдергән, төрледән-төрле, тәмледән-тәмле ризыкларны алдыбызга тезгән, йөзләреннән генә түгел, киемнәреннән дә шәфкать нуры бөркелеп торган гүзәл затларыбызның һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзер торуларын тою да үзе бер куаныч бит! Иртәнге сәгатьләрдән үк пары чыгып торган зур чәйнектән һәркемне кайнар чәй белән сыйлаучы Ольга Тукаевага зур рәхмәт хисләрен җиткерәм.

Бер көнне кәефем китеп, көндезге ашка соңлап керергә туры килде. Минем хәлемне белешеп, шәфкать туташы Фәхретдинова Лимуза сеңлем ризыкларымны яңадан җылытып, алдыма куйды. Сабырлыгы йөзенә чыккан, үзем белән бергә торган, килешле гәүдәле, шат күңелле, ярдәмчел Норма авылы егете Гарифҗан Исхаков, бик тыныч, басынкы Хәсәнов Габделнур энеләрем — сез һаман күзалларымда торасыз. Очрашканда, ерактан сәлам биреп, һәркемнең хәлен сорашучы Элиана Александровна, ягымлы психолог Елена сеңлем, Ольга Тукаева, Елена Игоревна, барыгызны да сагынам!

Нурислам Закиров,

Саба

P.S. Өч атна бергә ял иткән газиз җаннар, дип атый фотодагыларны автор һәм үзләренә хезмәт күрсәткән «Наз» коллективына янәдән изге теләкләрен җиткерә, «Бу коллектив киләчәктә дә бердәм булып эшләп, ял итүчеләр өчен газиз җаннар булып калсыннар», ди ул. Чыннан да, «Наз» үзәге үзебезнең райондашлардан тыш башка район вәкилләрен дә кочагына сыендыра. Күрше-тирә районнардан, калалардан килеп ял итүчеләр елдан-ел күбәя биредә. Һәр ял итүче «Наз»ны, биредә эшләүчеләрне һәм дә районыбызны ошатып, яратып китә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев