Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Наз» сәламәтлекне ныгыта, күңелгә ял бирә

3 декабрь – физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көне буларак билгеләп үтелә.

Елдан-ел аларның саны арта бара. Яңа туган сабыйдан алып, олы яшьтәге кешеләргә кадәр бар алар арасында. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен районыбызда төрле уңайлыклар тудырырга тырышалар, бу уңайдан Чепья авылында урнашкан «Наз» халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хакында да язып үтәсе килә. Инде менә 15 ел төрледән-төрле авыруларга ярдәм күрсәтүче, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ялларын уңайландыру өчен үзләрендә күптөрле мөмкинлекләр булдырган бүлекчә коллективы (рәсемдә) халыкта зур хөрмәт яулады. Бирегә бер тапкыр ял итәргә килгән кеше кабат килә, чөнки дәвалау да заманча, хезмәткәрләр дә якты йөзле. – Икенче өебез кебек безгә монда. Бүлмәләр чиста, җылы, ашаулары бик тәмле, табиб та, шәфкать туташлары да, башка хезмәткәрләр дә үз эшләрен намус белән башкаралар. Безне монда бик кайгырталар, – дип сөенәләр ял итүчеләр. 

 2020 елның март аеннан «Наз» халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә яңа җитәкче, ул – Ольга Гаврилова. Үзәк белән танышкан арада Ольга Евгеньевна белән «Наз» хакында сөйләшеп, дәвалау бүлмәләрен күреп, проб-лемалары булуларын да белдек.

– Сезнең үзәккә кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

– Без Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл ветераннарын, лаеклы ялда булучыларны һәм мөмкинлекләре чикле, 18 яшьтән узган кешеләрне кабул итәбез. Безгә үзебезнең районнан гына түгел, башка шәһәр һәм районнардан да килүчеләр байтак. Быел, мәсәлән, мөмкинлекләре чикле булган 294 кеше ял итеп, төрле дәвалау курслары үтте. Әлеге исемлектә коляскада йөрүчеләр дә, I, II, III төркем инвалидлар да бар. Бик авыр хәлдә булмаганда һәркемне алырга, аларга көчебездән килгәнчә булышырга тырышабыз. Коляскада йөрүчеләргә баскычтан менгәндә ярдәм итә торган ROBY дигән күтәргечебез дә бар.

– Сезгә килер өчен эшне нәрсәдән башларга кирәк?

– Район социаль яклау үзәгенә барып, электрон чиратка басу сорала. Аннан кирәкле документларны туплап, белешмә алып, безгә киләләр. Тик, бер таләп алдында без дә көчсез – ул QR код булу. Кеше вакцина ясатмаган икән, без аны берничек тә кабул итә алмыйбыз. 

– Ольга Евгеньевна, биредәге дәвалау курслары белән дә таныштырып китегезче?

– Безгә килүчеләр 15 көн дәвалана. Иң беренче көнне үк аларны табиб Татьяна Филиппова кабул итә һәм кирәкле дәваларны билгели. Ә шәфкать туташлары Лимуза Фәхретдинова, Эльяна Абрамова, Чулпан Әхсәнетдинова, Лидия Чернова шул дәваларны сәламәтлекләрен ныгытучыларга биреп, тәүлек дәвамы аларга ярдәм итеп, кирәк чакта беренче ярдәмне дә күрсәтеп эшлиләр. Алар белән нянялар Елена Зубарева, Айсылу Йосыпова, Ольга Овчинникова, Светлана Андреева да тырышып хезмәт куялар.

Дәвалау төрләренә килгәндә, табиб массаж яза икән, аның биш көнен дәваланучы бушка ала, ә аннан соңгылары инде түләүле. Шулай ук бездә тозлы дәвалау ваннасы, циркуляр душ бар. Физкабинетта алып була торган дәваланулар да күптөрле: УЗТ, «Алмаг» аппараты, «Искра-1», аяк яки кулларга эшләнә торган парафинлы аппликацияләр, магнитотерапия, ингаляция, «Электросон». Әлеге кабинетта Светлана Нәҗметдинова хезмәт күрсәтә. Массаж ясаучыларыбызны һәркем бик яратып кабул итә, алар – Дмитрий Михайлов белән Людмила Гыйльметдинова.

Безнең әле 11нче кабинетыбыз бар. Анда электромассажер, «Алтын балык» дигән тренажер, «Дэнас» һәм «Кардио-Дэнас» аппаратлары, массажная накидка, аяклар өчен массажер, муенга массаж ясый торган аппарат бар.

Үз эшенең остасы булган Елена Сидорова һәркемгә психолог ярдәме күрсәтә. Ул индивидуаль кабул итүләр дә үткәрә, төркем белән дә эшли.

– Ольга Евгеньевна, сезнең бүлмәне дә, коридорларны да бик матур кул эшләре бизи. Аларны ял итүчеләр ясыймы?

– Әйе, бу юнәлештә махсус эшләүче кешебез бар, ул Анжелика Кузнецова. Һәрбер заездагы кешеләр белән ул нәрсә дә булса ясый. Кемдер матур чәчәкләр, кемдер картиналар ясап калдыра, оригами осталары, бисер белән шөгыльләнүчеләр дә булды. Үзебезне төрле матурлык ясарга өйрәтүчеләр дә килә һәм бу безне бик сөендерә. Дөрес, бирегә килүчеләр кул эшләре белән генә шөгыльләнеп калмый. Анастасия Ионова дәвалау физкультурасы буенча инструктор. Ул сулыш юллары өчен гимнастика да эшләтә, скандинавиячә йөрергә дә алып чыга, иртәнге гимнастикаларны да бик кызыклы үткәрә, төрле авыруларга индивидуаль алымнар кулланып та эшли. Ә инде сәламәтлекләрен ныгытучыларның күңелләрен җилкендерүче кеше – Доргадан Фирдания Алексеева. Ул күңелле стартлар оештыра, җырлата да, биетә дә, бер сүз белән генә әйткәндә, берәүне дә читтә калдырмый.

– «Наз»ның халык арасында абруй казануының сере нидә?

– Берьюлы 28 кеше кабул итә алабыз. Гаиләләре белән килүчеләргә ике урынлы биш бүлмәбез бар. Калганнары дүрт кешелек бүлмәләр. Ашау көнгә дүрт тапкыр каралган, иртәнге аш, төшке аш, кичке аш һәм җиңел кичке аш. Соңгысына гадәттә  кефир, ряженка яки сөт бирелә. Пешерүчеләребез дә, буфетта эшләүчеләребез дә бик тырышлар. Аларга хәзер икешәр смена ашатырга туры килә. Ковид сәбәпле килеп туган вәзгыять аркасында без бер өстәл артына икешәр генә кеше утыртырга мәҗбүрбез. Пешекчеләребез Алевтина Миронова белән Зөлфия Нәҗметдинова, ә буфетта хезмәт куючыларыбыз Ольга Тукаева белән Галина Исаева. Шуны да искәртеп үтәсем килә, шикәр диабеты булган кешеләргә аерым меню төзелә, бу юнәлеш буенча махсус эшләүчебез дә бар, ул – Эльяна Абрамова.

Гомумән, кайсы гына хезмәткә-ребезне алып карасак та, озак эшлиме ул үзәктә, әллә әле күптән түгел генә килгәнме, ул үз эшенә тулысынча бирелгән кеше. Шуңа да һәркайсын атап үтәсем килә: социаль юнәлештә эшләүче белгечләребез – Ольга Апакова һәм Татьяна Волкова, урын-җирләрне тәртиптә тотучы, бүлмәләрдәге тәртипне сак-лаучыбыз – Маргарита Гаптрахманова, инвентарь, җиһазларга, товарларга җаваплы кешебез – Ирина Петрова, барлык исәп-хисап эшләрен башкаручыбыз – Светлана Копарова. Ләкин менә үз эшен бик яхшы белүче электрчы таба алмыйбыз әле.

«Наз»ның коридорлары буенча йөрибез, юлыбызда очраган һәркем Ольга Евгеньевна белән матур итеп исәнләшеп, биредәге яхшы мөнәсәбәткә рәхмәтләрен ирештерәләр. 15 ел вакыт эчендә ремонт сораган бүлмәләр дә бар, алай да коллектив дәваланучыларның биредә үткәргән көннәре файдалы гына түгел, истәлекле булсын өчен дә тырышалар. Теләгән кешегә китапханәләре бар, баянда уйнап җырлыйсы килгәннәргә анысы да тора, шәп, заманча, зур телевизордан кино карыйсы килүче булса, аны да кайгыртканнар, татар әбиләренә сериаллар карарга татарча «ТНВ» каналын да, wi-fi да булдырганнар, чаңгыда йөрисең килә икән, биредә аны да эшләп була, скандинавиячә йөрүчеләр өчен дә мөмкинлек тудырылган. Шаккатмалы бит! Ә шулай да бер зарлары бар – актлар залы юк биредә. Аның өчен балкон бар, ул зур, ләкин суык һәм төзекләндерү таләп итә.

«Наз» дип юкка гына атамаганнардыр бу бүлекчәне. Бирегә берничә сәгатькә генә килеп тә күңел рәхәтлеге алып кайттым, ә ял итүчеләр тәннәренә шифа, җаннарына дәва алачакларына бер шигем дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алланын рэхмэте булсын наз да эшлэгэн кызлар на сезгэ сэлэмэтлек хэерле бэрэкэтле озын гомер эшегез дэ унышлар тела фэридэ апагыз

    Теги: Чиксез мөмкинлекләр