Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Наз»да Дәүләт Советы депутаты белән Камал театры артисты нишләп йөргән? (фото, видео)

«Наз» кунаклар кабул итте.

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев һәм район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең эшчәнлеге белән таныштылар, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан биредә тернәкләнү узучы буын вәкилләре белән очрашып, аларны бәйрәм белән котладылар.

"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең төп эш юнәлеше лаеклы ял яшендәге өлкәннәргә, инвалид гражданнарга социаль-медицина, социаль-психологик, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә, социаль адаптация һәм реабилитация үткәрүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә биредә 28 өлкән кеше ял һәм тернәкләндерү курслары уза.

Эш сыйфаты, медицина хезмәтләре һәм тернәкләндерү методикалары югары дәрәҗәдә оештырылуның нәтиҗәсе буларак, "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең даны районыбыз чикләреннән дә еракка таралган. Өлкән яшьтәге һәм мөмкинлеге чикле кешеләр турында кайгырту, аларның физик мөмкинлекләрен ныгытып кына калмыйча,  рух күтәренкелеге һәм яшәү чыганагы бирү өчен бүлекчә хезмәткәрләре күңел биреп хезмәт башкара.

Башкалабыздан килгән кунак һәм районыбыз башлыгы да "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең бүгенге көндәге  эшчәнлегеннән кәнәгать калдылар. "Җирлектә шушы дәрәҗәдә сыйфатлы медицина ярдәме һәм хезмәт күрсәтү бүлекчәсе булу – ул район өчен зур горурлык!" – дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев.

Шулай ук "Ватаным Татарстан" газетасы журналистлары биредә ял итүчеләр белән аралашты. Ә алар белән килгән республика артистлары матур җырларын бүләк итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев