Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Наз»да тернәкләнүчеләр өчен Доргалылар Яңа ел бәйрәме үткәрде

"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенә тернәкләнүчеләрне Яңа ел белән котларга Дорга мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килде. Концерт программасы мәдәният йорты җитәкчесе Алексеев Николай һәм оештыручы Алексеева Фирдания җитәкчелегендә барды.

Бу чарада төрле милләт халыкларының шаян биюләре, моңлы җырлары башкарылды. Шулай ук балалар катнашында булган шаян биюләр тернәкләнүчеләргә бик ошады. Тормышка яшәү дәрте бирүче, күңелләрне күтәрүче чын-чынлап бәйрәмчә куелган әлеге концерт мөмкинлеге чикле кешеләр өчен Яңа ел бүләге булды. Чара ахыры яңа ел котлаулары, теләкләр белән дәвам итте. Уздырылган бәйрәмнәр тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп кенә калмыйча, хәттә алга таба яшәргә көч бирде, дип хәбәр итәләр "Наз" бүлекчәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250