Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Наз”да яңа түгәрәк эшли башлаган

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин “Наз” үзәге базасында эшли башлаган яңа түгәрәк эшчәнлеге белән танышты.

“Наз” үзәгендә 2021елода яңа түгәрәк эшли башлаган. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәр булганнар өчен оештырылган әлеге түгәрәк атнага бер тапкыр үткәрелә икән. Биредә Балтачтан да, якын-тирә авыллардан да киләләр.

Менталь үзенчәлекләре булганнар биредә иҗат итә, материал белән эшләгәндә үз көчләрен сынап карый, яңа дуслар таба һәм аралашу даирәсен киңәйтә, команда белән эшләргә өйрәнә. Кыскасы, әлеге түгәрәк кечкенә бер остаханәне хәтерләтә. Егет-кызлар төрле кул эшләре иҗат итү белән бергә, артислык сәләтләрен дә барлый. Алар өчен айга бер тапкыр экскурсия каралган. Балтач, Арча, Саба районнарындагы истәлекле урыннарда булып кайтканнан соң хис-кичерешләрен, анда күргәннәрен рәсемгә төшерәләр. Ул рәсемнәрнең матурлыган күрсәгез! Яңа ел бәйрәме алдыннан чыршы уенчыкларына бәйге дә оештырганнар.

Әлеге түгәрәк эшчәнлеге белән бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин да танышты һәм эшчәнлекләренә югары бәя бирде.

– Һәрбарчагызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән тәбрик итәм. Шатлык-куанычлар, яхшы хәбәрләр генә иршетергә язсын сезгә, – дип изге теләкләрен ирештерде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

“Наз”да яңа түгәрәк эшли башлаган

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге