Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Наз»лылар экстремизмга каршы

«Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында "Туган йортым -Татарстан: җиребез дә, тарихыбыз да уртак" темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә Татарстан тарихын чагылдырган китаплар, журналлар, туган җир турында шигырь китаплары урын алды.

Социаль хезмәткәр Фидәлия Мостафина тернәкләнү узучы өлкәннәр hәм инвалидлар белән туган җир турында әңгәмә уздырды. Бу әңгәмәдә hәрбер инвалид үзенең туган авылы тарихы истәлекләре белән уртаклашты.

Шулай ук терәкләнү узучылар "Террорга - юк!" темасына стенгазета чыгардылар.

Мондый чаралар туган җиргә сакчыл караш, патриотлык hәм туган җир белән горурлану хисе тәрбияли, дип хәбәр итәләр бүлекчәдән.

Гүзәл Фатыйхова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250