Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәби Ганиевның мәрмәр тактасына тузан кундырмый, хөрмәтләп яшик (+фото)

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә районыбызда бик матур чаралар үткәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар эчке эшләр органында хезмәт куйган Смәел авылында гомер кичергән Нәби Ганиев истәлегенә мәрмәр такта куелды. 

Нәби Ганиев 1907 елда Чепья районы Борнак авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1916-1919 елда авыл мәктәбенең 3 классын бетерә. Биографиясендә 1919-1929 елларда хуҗалыкта хезмәт куеп, 1929-1931 елларда Кызыл Армия сафларында 6нчы Төркмәнстан укчы полкында Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә хезмәт иткән диелгән. 1932-1939 елларда Үзбәкстан республикасы Беговат районы Дальбирзин совхозында НКВДның 6нчы комендатурасында опер милиционер булып эшли. Аннан үз теләге белән эштән китеп, 1939-1942 елларда туган ягына кайтып Чепья районының элемтә конторында фельдегер булып эшли. 1942 елда фронтка китә һәм яралану сәбәпле 1943 елда авылга кайта. Шул елдан Чепья районы бүлегендә участок инспекторы булып эшли.
Чарага күңелле дә, шул ук вакытта йөрәкләргә үтеп кередәй моңсулык та йөгертә алган һәрбер оештыручыга һәм чыгыш ясаучыга олуг рәхмәт. Һәрбер батырлык, һәрбер ветеран турындагы хәтер мәңге сакланып, безнең белән буыннан-буынга күчәргә тиеш, без тынычлык һәм җиңү бүләк иткән ветераннарыбызны күрә һәм аралаша алган бәхетле буын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев