Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәфесеңне тыялмау ришвәтче итә

Җәмгыятьнең хакимияткә ышанычы кими...

Коррупциягә каршы көрәш бөтен кешелек тарихы буенча дәвам итә. Коррупция ул – дәүләтне артка сөйрәүче, дәвалап булмый торган чир. Ул гражданнарның хокукларын боза, жәмгыять тормышының барлык тармакларына да бик зур йогынты ясый. Ришвәтчелек сәяси корылышына һәм икътисади үсешенә карамастан, барлык илләргә дә хас, ә бу коррупция дөньякүләм проблема дигән сүз. Бүген әлеге “чир” турында уйланырга булдым.

Безнең һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы, илебезнең киләчәге – безнең кулларда. Без – яшь буын. Илебезнең сәяси, икътисади-хокукый тормышында, яшәешендә безнең дә ролебез зур. Дәүләтнең дөньякүләм хезмәттәшлек мәйданында нинди урын алуы, илләр белән нинди мөнәсәбәт урнаштыруы, халыкның дәүләткә карашы безгә дә бәйле булачак. Җәмгыять төзелеше ничек кенә аталмасын, гомумкешелек сыйфатлары: намус, әдәплелек, жаваплылык, гаделлек мәңгелек булып кала. Бу инде буыннардан-буыннарга тапшырылучы мирас. Ләкин шул ук вакытта шушы сыйфатларның капма-каршылары да бар. Мәсәлән: комсызлык, саранлык, намуссызлык һәм нәфес. Бу каршылыклар кешене гомере буе озата бара. Ә калганы кешенең үзеннән тора.

Элек-электән кеше үзенең тормыш-көнкүрешен яхшыртырга омтылган. Бу тормышының гади бер кагыйдәсе: һәркем үзенең тырышлыгы белән яхшы яшәргә тиеш. Ләкин коррупция гражданнарның хокукларын боза, ярлыларның тагын да ярлылануын, ә байларның тагын да баюын китереп чыгара. Икътисади үсеш акрыная, халыкның тормыш дәрәҗәсе начарая. Шуның аркасында җәмгыятьнең хакимияткә ышанычы кими.

Коррупция тормышыбызның барлык тармакларына да бик зур йогынты ясый, шуңа күрә аның белән көрәшергә кирәк. Көрәшү чаралары бик күп. Массакүләм мәгълүмат чараларын куллану, халыкка аның хокукларын аңлату һәм законнарны өйрәтү әлеге күпсанлы чараларның берничәсе генә. Бары тик закон кушканча яшәгәндә генә, закон сине яклый ала дип аңлату да комачау итмәс иде. Коррупциягә каршы көрәштә беркем дә читтә калырга тиеш түгел. Без, укучылар, әллә нинди зур эшләр эшли алмыйбыз, шулай да тәрбия сәгатьләрендә сөйләшүләрдә, фикер алышуларда, коррупциягә каршы пропаганда да үз фикерләребезне белдерәбез. Хокук һәм жәмгыять дәресләрендә законнарны өйрәнәбез, үз-үзебезне якларга, үз сүзебез өчен үзебез җавап бирергә өйрәнәбез. Миңа калса, коррупциягә каршы көрәш идеясен мәктәп яшеннән сеңдерү дөрес гамәл. Өлкәннәрдән еш кына: “Үзебез акча, күчтәнәчләр биреп чиновникларны бозып бетердек шул”, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Менә шундый аянычлы сүзләр әйтелмәсен өчен, балалар ришвәт бирүнең закон тарафыннан тыелуын, ришвәт бирүченең дә, алучының да язмышын суд хәл итәсен белеп торырга тиеш. Аннан ришвәтчелеккә каршы көрәшкә фәлән-фәлән миллионнар күчерелде, дигән язмалар да, бәлкем, сирәгрәк очрар иде. Ришвәтчелеккә каршы акча белән көрәшеп булмый! Миңа калса, ул тактага язылганны акбурлы су белән юу кебек: күпме юма, такта барыбер ак булып кала.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш турында күпме сүзләр йөрсә дә, дәүләт программалары эшләсә дә, матбугат битләрендә әледән-әле ришвәтчелекнең үсүе, аның күләменең гел арта баруы турында язмалар очрап тора. Дөрес, гөнаһлы юлда тотылучылар да юк түгел. Тик, миңа калса, бу өлкәдә тагын да ныклы көрәш алып барырга, аның барлык караңгы почмакларын өйрәнергә, җентекләп тикшерергә кирәк.

Мин кешеләрнең лаеклы белем алуын, лаеклы эшкә урнашуын, лаеклы җиңүләргә ирешүен, лаеклы дәрәҗәләр алуын телим. Минем беркемгә дә ришвәт бирмичә укырга керәсем, дәваханәгә кирәкле дәвалау курсын үтәсем, имтиханнарны үз көчем белән тапшырасым килә. Юк, әле болай гына да түгел, имтиханнарны да башкаларның да бер ялгансыз, бер тиен акчасыз үз белеме белән тапшыруына чын күңелдән ышанасым килә. Без – яңа буын кешеләре. Безнең тормышка караш та, кыйммәтләр дә башка. Безнең кулда гаджетлар дигән көч, интернет дигән бәйсез киңлек! Ришвәтчелеккә каршы көрәштә алар ярдәмгә киләчәк тә! һәр кеше гадел тормышта яшәргә хаклы!

Фирүзә МИҢНЕМУЛЛИНА

Салавыч күппрофильле лицееның 9нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт