Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әни, алар соң ничек шундый тәмле, пусялар булганнар?

Бүген районыбызда балдан татлы сабыйларыбыз өчен төрле бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Әлеге көн календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, йөрәк җимешләребез өчен бу көнне онытылмаслык балачак бәйрәме итү бездән – әти-әниләрдән тора.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәхетле балачакның фундаменты нинди гаиләдә салынуы, бала тәрбияләүдә нинди алымнар кулланырга кирәклеге турында дүрт кыз тәрбияләп үстерүче Гөлшат һәм Марат Сәлаховлар белән аралаштык. Яшь әти-әни моннан тугыз ай элек бер көндә икеләтә бәхет кичерде – игезәкләре дөньяга аваз салды.

Язмабызны әлеге гаиләнең мәхәббәт тарихыннан башлап китик әле, чөнки үзгә һәм чыннан да эчкерсез ул.

– Марат белән кечкенәдән таныш дисәк тә буладыр безне. Мин 9 сыйныфны тәмамлап, “Романтик”ка савыт-саба юучы булып бардым. Марат ул вакытта 8не бетергән һәм соңгы елын шунда ял итә иде. Бик сөйкемле сипкелле малай иде ул. Аннан соң еллар барышында юлда очрашып тордык. Мин Арчада укыганда практика узарга үзебезгә кайттым. Ул вакытта “Пионерлар йорты” иде, шунда бардык. Стендта каратэ белән шөгыльләнүчеләрнең фотолары эленеп тора. Шулар арасында Маратның да сурәте бар. Көлсәгез көләрсез, әмма мин һәр атнаны өйгә кайтышлый шунда кереп, аның фотосын карап чыгарга күнектем. Шулай да киләчәктә юлларыбыз бергә бәйләнер дип башыма да китерми идем, – дип истәлекләрен барлый Гөлшат.

2007 елның 1 апрелендә төнлә Гөлшатның телефоны шалтырый. Бу Марат була (Аңарчы ук егет армиядән кайткач, “Радик” кибетендә ипи ташуда эшли башлаган вакытында телефон номерларын алышкан булалар – З.Ф.). “Машина ватылды, сездә куныйк әле”, – ди Марат, ә Гөлшат тиз генә Көлке көне икәнен исенә төшерә аламый. Аннан соң егет кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Шушы кичтә уйнап кына шалтыратып әйтелгән сүзләр Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән чорына туры килгәндер ахры...

Әлеге кызыклы язмабызның дәвамын “Хезмәт”нең бүгенге саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме