Әни бит ул, әни!..
Җир өстенә тәүге ак карлар яуган вакытта, шул карлардай ак күңелле Әниләр көнен билгеләп үткәндә, районыбызның барлык әниләренә ишетелерлек итеп, чын йөрәктән: “Саулармысыз, газизләребез, кешелекнең иң гүзәл, зирәк, сабырлык алиһәләре!” – дип дәшәсе килә.
Җиргә яктылык, җылылык, шәфкатьлек, бәхет таратучы кадерле әниләргә какшамас сәламәтлек, тормышларында муллык, кадерләп үстергән балаларыннан игелек күреп, җан тынычлыгы белән яшәүләр насыйп булса иде!
Хатын-кыз ул тормыш юлын үткәндә олы таянычы булган ир хатыны да, баласын иркәләп сөюче әни дә, оныкларына иман нуры таратучы ак яулыклы сөйкемле әби дә. Хатын-кыз – Ана гаиләгә, тормышка ямь өстәргә яратылган зат. Җәмгыятьне тулыландыручы, савыктыручы, бәхет, тормыш бүләк итүче дә ул. Хатын-кызны Аллаһы Тәгалә камилләшкән, яраклашкан җан иясе итеп яраткан, шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки ул – Ана – авырлыкларны җиңә белүче зат.
Ана өчен бала алты яшендә дә, 60 яшьтә дә бала булып кала. Тормышта, яшәү дәвереңдә бәхет капкасының ачкычы, җәннәттә җәннәт капкасының ачкычы Аналар кулында икәнен онытмасак иде. Ана булган кешегә баладан алтын-көмеш тә, кыйммәтле бүләкләр дә кирәк түгел. Аларга кыйммәте берни белән дә бәһаләнми торган кадер-хөрмәт, җан җылысы, игътибар кирәк. Кем генә булсалар да, нинди генә дан-шөһрәтләргә ирешеп яшәсәләр дә, үзләре инде әти-әни булган “балалар” әниләренең кочакларының җылысын истә тотып, аналар йөрәгендә балага мәхәббәтнең чиксез икәнлеген аңлап, рәхмәтле булып яшәсеннәр иде. Шушы әниләр бәйрәме алдыннан күңелләребез белән балачакка – алар белән янәшә булган чакка кайтып килсәк, уйнаганда, тез башын яралап, борын канатып кайтып, әниләр кочагында елаган вакытларны, әниләребезнең йомшак куллары белән баштан сыйпап хәлебезне җиңеләйтергә тырышуын, юлга чыгып киткәндә яки нинди дә булса эш башлар алдыннан “әни, теләп тор, яме,” дип, әнигә сыенган чакларны да хәтеребез үз түреннән “эзләп” табар. Иң үтемле һәм иң кабул була торган теләкләр дә әниләрнеке икәне искә төшәр. Әни гомере буе без булып, безнең өчен яшәгән икән бит дип тә уйлап куярбыз. Гомерләр узгач кына мин әни өчен яшәдемме соң дигән үкенечле сорау да туар һәм каберәүләр инде күпкә соңга калганнарын аңларлар.
Аналарның изгелеген яшь буынга аңлату максатында, соңгы елларда район хатын-кызлар оешмасы, мөхтәсибәт һәм мәгариф идарәсе белән берлектә мәктәпләрдә югары сыйныф укучылары өчен файдалы чаралар уздыруны гамәлгә керттек. Шушы очрашулар вакытында балалар үзләренең эчкерсез, бик тә тирән фикерләре белән уртаклашалар. Боларны ишетү бик күңелле һәм ихлас сокландыра. Киләчәк өчен зыялы шәхесләр формалаша дип сөенеп, зирәклекләрен танып үсендерәсе, тагын да үстерәсе иде дип кайтабыз.
Бүген без көчле хатын-кызлар булган җәмгыятьтә яшибез. Ир-атлардан һич тә ким түгеллекләрен һәрдаим дәлилләп торырлык эшлекле хатын-кызларыбыз, игелекле балалар үстерүче Аналарыбыз белән горурлана алабыз.
Матур гаиләләрдә кайнаналарына кадер-хөрмәт күрсәтүче уңган-булган киленнәргә, улы белән килененең тату булганына куанып, көчләреннән килгән кадәр аларга ярдәм итеп, оныкларын иманлы итеп тәрбияләргә тырышучы әбиләребезгә сокланабыз. Еш кына: “Элек балаларда әбиләр тәрбиясе булган (әниләре гел эштә), әхлаклы, тәртипле итеп үстергәннәр, элекке әниләр белән хәзергеләр арасында аерма нәрсәдә соң?” – дип сорау бирүчеләр бар. Чыннан да, элекке аналар кечкенә генә өйдә, кайнана-кайната белән бергә яшәп, ишле бала тәрбияләп үстергәннәр. Тамак ялгарлык да ризык булмаган авыр чорда, баласының елап түгел, әнисен аңлагандай, күзләрен мөлдерәтеп каравы, ана йөрәген мең кат телгәләсә дә, ул чор аналарының балаларына булган мәхәббәте барлык кыенлыкларны да җиңәргә көч биргән. Элекке аналар сабырлыклары белән отканнар. Шул сабырлыклары белән көтеп алган бәхетләре артында калган авыр чакларын оныта алулары белән дә бәхетле инде ул чор аналары. Хәзерге вакытта кайсыбер аналарның сабырлыклары чамалы, кызганычка. Гаиләдә аз гына кыенлык булса, аерылышу ягын карыйлар, авырлыктан чыгу юлын эзләмәүчеләр дә, баласының киләчәге турында уйламаучылар да бар. Ә ана бәхете бит ул күпмедер дәрәҗәдә үз ихтыяҗларыңны тыеп тору белән дә билгеләнә. Яшь булуларына карамастан, өчәр-дүртәр бала тудырып, тигезлектә, татулыкта үстерүчеләр, чын гаилә тормышы белән яшәүчеләр күп, шул гаиләләрдәге аналарның балаларына булган мәхәббәтләреннән балкуын күреп сөенәсең. Мондый аналар янында игелекле, тәртипле балалар үсүенә инанасың һәм районыбызда андый бәхетле әниләр бик күп дип шөкерана итәсең.
Гаиләдә хатын-кыз ничек кенә көчле булмасын, барыбер ул янында үзеннән дә көчлерәк иңне тоярга тиеш, ул барыбер ир-егет ярдәменә, аларның игътибарына мохтаҗ. Шуңа күрә дә һәрбер гаиләдә тигезлек булып, әни кеше балалар алдында әтиләренең абруен танытучы булса иде.
Ямьле җәйләрдән соң мул уңышлары җыйнап алынган көзләрне үтеп, ап-ак карлы кышка аяк басу алдында торабыз. Гомернең дә сиздермичә генә узып баруын аңларга ярдәм итә бу фасыллар. Яшәү өчен бирелгән кыска гына гомердә яланаяклы балачак, яшьнәп үткән яшьлек еллары, гаилә корып, балалар үстергән шатлыклы, мәшәкатьле еллар үткәндә кала... Иманым камил, бүген бәйрәм алды көннәрендә һәрбер ана балалар тудырып, аларның үскән елларын күңелләреннән кичерә торганнардыр. Үткән гомердәге матур мизгелләрне күз алдына китергән вакытта нечкәргән күңелләрен юатырга җан дәвасы була алсак иде. Без, “балалар”, барыбыз да, шатлансак та, кайгы-хәсрәт килсә дә, әни янына киләбез, ярдәмне дә үлчәп-нитеп тормый гына әнидән алабыз, мәшәкатьләребезне дә, сорап тормый гына, аларга өябез. Ә үзебез... алардан күргән яхшылыклар өчен кайвакыт рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Әниләребез исән чакта аларның хәлен белик, яратыйк, хөрмәт итик, бакый дөньяга күчкәннәрнең рухына изге догаларыбызны ирештерик.
Фирая ХӘКИМҖАНОВА,
район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Фото: Гөлзидә Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев