Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әни булу бәхете

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез

Күп бала үстерүче гүзәл ханымнарга без «Сезнең өчен нәрсә ул әни булу бәхете?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Гөлназ Шакирҗанова, Куныр авылы, биш бала әнисе: «Әни булу җиңел түгел, ләкин әйтеп бетергесез, куаныч китерүче бу хәләт кабатланган саен һәркайсы үзенчәлекле. Кызым Назиләмне алып кайтасыбызны белгәч, Илнарым бик сөенде. Беренче бала, яңа тормыш, нәни төенчек… Аллаһым рәхмәте белән икенчегә улыбыз Ильясыбыз туды. Кадерледән-кадерле, йомшак мәхәббәт төенчегебез тормышыбызга тагын да ямь өстәде, яшәргә көч бирде. Инде кызлы да, уллы да булдык. Ләкин Илнарым әйдә апаең белән абыеңнан калышма, өченчесен алып кайтыйк, ди. Тәвәккәлләдек! Һәм сюрприз! Без берьюлы өч бала алып кайтасыбызны белдек. Бер бала күтәргән бар, менә берюлы өчне күтәрү! Аны әйтеп тә, аңлатып та булмый.Бар нәрсә өчләтә... Соңгы көннәремне ничек түзгәнемне үзем генә беләм. Аллаһым миңа сабырлыгын да бирде, Аллаһым рәхмәте белән сәламәт балалар туды. 3 июнь, 2019 ел, РКБ, реанимация... Менә операция башланды. 4 минут аралыгы белән улларыбыз туа. Балалар тавышыннан операция бүлеге яңгырап тора. Үлчи баралар, батырлар туды дип авырлыкларын әйтә торалар – 2,240, 2,150, 2,350 килограмм. Зөлфия апаем янымда, кулларымны тотып тора, мин елыйм. Табибларым мине мактый, минем тырышлыгым, зур авырлык белән сау-сәламәт балалар тудырган өчен рәхмәт әйтә. Барысы да томан эчендә, мин тизрәк корсагымны тотып карыйм, ул шеңгән, яз көне бирчәйгән бәрәңге төсле, җыерчык кына. Ләкин әйтеп бетермәслек рәхәтлек, чөнки тән тиресе соңгы чиккә хәтле тартылудан авырту түзеп булмаслык иде. Беренче көн реанимациядә яттым, ә менә икенче көнне мин аякка басарга тырыштым, ләкин бәрәңге капчыгы төсле ишелеп төштем. Бер атна мине аякка бастыру өчен тырыштылар. Аякларым беләкләрем кебек кенә, ә куллар таякка калып ябыккан иде. Бер атнадан улларымны күрү бәхетенә ирештем. Шәфкать туташлары «Молодец, улларың, сөбханалла, беренче көннән үк шешәдән ашый башладылар», дип каршы алдылар. Мин аларга бик рәхмәтле. 20 көн эчендә тиешле весны җыйдык, авырлыклар артта калды. Әти-әнием, апаем-җизнәм, абыем-Лилия туганнарым, дусларым ярдәме һәм иң мөһиме Илнарымның ныклы терәге, мәхәббәте, мине ярты сүздән аңлый алуы белән без барысында ерып чыктык».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев