Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әни, диеп еш кабатлыйк

Ана - бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда...

Бөек шагыйребез Һ.Такташның әлеге шигъри юллары мәңге онытылмас. Әйе, Ана - ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, назлап-сөеп, җан җылысын яшәешкә төреп, Ходайның рәхмәте белән гомер бүләк итә.
Әни... Әни... Әни... Бу сүзне ешрак кабатлаган саен кадере арта... Җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатый¬ха аласы килә. Сөекле әниләребезгә балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, сәламәтлектә озын, бәхетле гомер кичерергә, һәрбер хатын-кызга ана булу бәхетен тоярга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250