Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни хәлең бар, “Торна тавы” яки табигать баласымы без?

Хисләр тулып ташканда адәм баласы үзен табигать баласы дип саный, табигатьне исә Җир-Ана дип олылый. Кызганычка, еш кына болар бар да әдәби әсәрләрдә, сүздә генә кала. Чынбарлыкта исә аның язмышына күбебез битараф. Әле бу битарафлык дигәнең дә күп вакыт Табигать Галиҗанәпкә зыян салу, пычрату, кисү, сындыру, үтерү... ише варварларча мөнәсәбәткә...

Күңелдә урынлы сорау туа: ни өчен шундый без? Нигә үзебез яшәгән тирәлекне саклыйсы, тагын да матурлыйсы урында аның киләчәгенә (һәм үзебезнекенә дә) кизәнәбез?

Елның бу фасылы җиткәндә уйлана белгән һәр кеше күңелен аз гына булса да борчырга тиешле сораулардыр болар. Урамда яз. Табигать уяна, җаны булган һәр тереклек иясе, куана-дәртләнә, үзенчә яшәешнең яңа чорына әзерләнә, каршы ала... Сезнең язын сыерчыклар килгәч, үз ояларын чистартканын күзәткәнегез бармы? Алар һәрбер чүпне үз ояларыннан еракка, читкә илтеп ташлый (ә чыпчык заты, киресенчә, оядан гына ата). Килешәсездер, безнең арабызда да "сыерчыклар" да күп, "чыпчыклар" да җитәрлек.

Әнә, редакциябез күршесендә, юл аркылы гына Рәшит абый Закиров яши. Елның һәр фасылында, ничә карасаң, капка төбен, каралты-курасын җыештыра ул. Юкса, инде анда бер чүп тә юк кебек, әмма идеаль тәртип яратучы хуҗа һаман да чистарта... (рәсемдә) Шөкер, андыйлар һәр авылда бар һәм андый хуҗалыклар әллә кайдан балкып, тирә-юньгә ямь биреп тора.

Ә "чыпчыклар" белән эш күпкә катлаулы һәм аларның саны да әлеге әрсез кошлардан ким түгелдер. Норма авылыннан килгән хатны укып карагыз әле.

"Безнең районда табигать байлыклары, рәхәтләнеп ял итәрлек урыннарыбыз бик күп. Урманлы-агачлы таулар, басу-полосалар дисеңме, җиләкле-дару үләнле үзәнлек-болыннарыбызмы...
Кызганычка, алар елдан-ел чүплек, үләксә оясына әйләнә бара. Безнең Норма, Кариле, Кили, Пүскән, Нормабаш якларында, мәсәлән, бер генә чиста посадка-полоса да юк. Тау битләребездә дә шундый ук хәл. Җиләк, дару үләне, гөмбә җыярга да чиркангыч... Мондый хәлләрне Сосна, Салавыч якларында да күргәнебез бар. Бары тик Чапшар тавыннан гына шикләнмичә җиләк җыярга була. Рәхмәт бу авыл кешеләренә! Ни өчен соң безнең Курмала, Көек, Нормадагы "Торна таулары" үзләренең чын матурлыгын югалта бара? Нинди тәрбиясез, әхлаксыз, намуссыз кешеләр пычрата, чүп-чар, үләксәләр белән тутыра икән аларны?!

Хөрмәтле райондашлар! Быел республикада "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" дип игълан ителгән икән, әйдәгез, үзебез яшәгән җиребезне, авылларыбызны, һавабызны, эчәр суыбыз һәм азыгыбызны чиста, саф, санитар таләпләргә туры килерлек итү өчен бергәләп тырышыйк. Бу эшне һәрберебез иң элек үзеннән башласын һәм инде башкаларга да битараф булмасын иде. Мондый кыңгыр эшләр барын беләсез, күрәсез икән, тиешле органнарга хәбәр итегез. Экологлар гына түгел, табигать өчен турыдан-туры җавап бирүче оешмалар да уяурак, игътибарлырак булсын, бу бит аларның төп эше. Табигатебезнең безне (төгәлрәге, үз кулларыбыз белән үзебезне!) агулавын, куркыныч авырулар таратуын теләмибез. Тирә-юнебезнең матурлыгына сокланып, чисталыгына хозурланып, аннан дәва-шифа алып яшәргә язсын иде".

Бертөркем Норма авылы кешеләре дип кул куелган бу хатка, төгәлрәге, җан авазына битараф кала торган түгел, биредә барысы да ап-ачык әйтелгән. Хуплыйбыз, кушылабыз, рәхмәт дияргә һәм әле җан ярасына әйләнгән Шушма елгасы да бар, аны да онытмыйк дияргә генә кала.
Апрель башында ике көн рәттән Кукмарага барырга туры килде. Гадәттә читкә чыксаң, андагы хәлләрне үзебезнеке белән чагыштырып карыйсың. Кукмарага керүгә, үзәк юлларның әле кипмәвенә, юл кырларының кардан арчылып бетмәвенә, уң яктагы тротуарларның кар астында булуына игътибар иттем. Бездә инде, минәйтәм, бистәнең үзәк юлларында март башыннан бирле тузан себерәләр, тротуарлар да ялт иткән (хәтта 60 хуҗалыклы Яңа Салавычның төп урамы да күптән кардан-боздан арчылды). Юлчыларыбыз бик тырыш шул, үзләренә караган һәр участокны кышын да, язын да көндәлек чистартып, карап торалар, быел бистәдәге тротуарлар да алар тырышлыгы белән кышын да чиста булды, язын да мәшәкать тудырмады. Күпвакыт без бу уңайлыкларны күрмибез дә, яхшыга тиз күнегү галәмәтеме ул, әллә инде күңел күзе күреп бетермиме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250